Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фәйзулла Хөсниев белән хушлашканда: “Аннан бандитлар калтырап, куркып тора иделәр” - фотолар

Чаллы Эчке эшләр идарәсенең элекке җитәкчесен соңгы юлга озаттылар.

Эчке эшләр идарәсенә бер-бер артлы халык агыла. Актлар залында алма төшәр урын юк. Туганнары, якыннары, хезмәттәшләре, җитәкчеләр – бөтенесе дә биредә. Казаннан килүчеләр дә күп.

Чаллыда Фәйзулла Хөсниевны белмәүчеләр бик сирәк. Ул оешкан җинаятьчел төркемнәр (ОПГ) белән көрәшүче буларак билгеле. Ул эшләгән елларда шәһәр бандитлар белән танылган иде. Эчке эшләр идарәсе башлыгы Хөсниев бу вазыйфада 2003 елдан 2013 елга кадәр хезмәт куйды. Шул арада күпме җинаятьчеләрнең эзенә төштеләр. Бүген һәркем: “Ул эшенә тугры, максатчан, тырыш иде”, - дип искә алды. 

ТР Рәисе аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров: 
-    Фәйзулла Фәхретдинович Татарстан Эчке эшләр идарәсе бүлекләренең иң яхшы җитәкчеләренең берсе иде. Батыр, кыю, намуслы җитәкче-офицер иде. Мондый сыйфатларга ия булмасаң, җинаятьчеләр белән көрәшү мөмкин түгел. Чаллыга билгеләнгәнче, ул Казанда эшләде. Чаллыда ул вакытта ситуация авыр иде. Анда Фәйзулла син генә булдыра аласың, дидек. Ялгышмадык. 10 ел буе нинди авыр йөк тартты ул! Аңлашыла, стресслар, йокысыз төннәре күп булгандыр. Сәламәтлегенә зыян салмый калмагандыр. Фәйзулла, авыр туфрагың җиңел булсын! Урының оҗмахта булсын!


Фәйзулла Хөсниев Балык Бистәсенең Биектау авылыннан. Гади гаиләдә туып үскән. Мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлаган. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, Алабуга милиция мәктәбендә укыган. Патруль хезмәте сержантыннан алып идарә башлыгына кадәр күтәрелгән. 

Чаллы мэры Наил Мәһдиев:
-    Фәйзулла Фәхретдинович бөтен гомерен ул Эчке эшләр идарәсенә багышлаган кеше. 2 ел Республикада Эчке эшләр министрлыгында җинаятьчеләрне эзләү бүлеген җитәкләде. Соңыннан Чаллыда хезмәт куйды. Ул үз эшен белә торган кеше иде. Башкалар өчен үрнәк. Чаллының үсешендә, яшәешендә аның өлеше зур. Рәхмәт сиңа, Фәйзулла Фәхретдинович! Синең тырышлыгың аркасында без куркынычсыз тормышта эшлибез, яшибез. Легендар, алдынгы Фәйзуллабыз күңелебездә һәрчак яшәячәк!


Фәйзулла Хөсниев белән хушлашырга Казаннан да хезмәттәшләре килгән. Эчке эшләр Министрлыгының Казан юридик институты башлыгы Фоат Зиннуров җылы сүзләрен җиткерде. Аларның дуслыкларына 30 ел.  
-    Ул генерал, министр булырлык кеше иде. Әмма, шулай язгандыр, гомерен Чаллыга багышлады. Бөтен әйберне яратып эшли иде. Биектау авылына мөнәсәбәтен белсәгез! Әти-әнисенә хөрмәте, мәхәббәте ничек көчле иде! 20 ел әнисе урын өстендә ятты. Һәрвакыт: “Мин әни янына кайтам”, - дип әйтә иде. Ул әти-әнисен шулхәтле ярата иде. Үзенең хезмәткәрләрен ярата иде. "Вакыт җитми, вакыт җитми җылы сүзләр әйтергә" дигән җыр бар. Югалткач кына кешенең, дуслыкның кадерен белә башлыйбыз шул. Фәйзулла, дустым, тыныч йокла.

Фәйзулла Хөсниев хезмәткәрләрен дә кайгырткан. Татарстан Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә ул хокук сакчылары өчен “Яшьлек“ торак комплексын булдыра. Йөзләгән полиция хезмәткәре фатирлы була.  

- Аның катнашында йортлар, “Динамо” комплексы, ОМОН бинасы төзелде. Авыр эшләргә алынды ул. Остазыбызны, дустыбызны соңгы юлга озатуы бик авыр, - диде Чаллының Эчке эшләр идарәсе җитәкчесе Айрат Ханбиков.

2013 елдан соң Фәйзулла Фәхретдинович  “КАМАЗ”да куркынычсызлык буенча киңәшче булып эшли. 
-    Хөсниев фамилиясен ишеткән бөтен криминал кешесенең коты алынып тора иде. Безнең тормышыбызда шундый кеше булуы белән горурланабыз. Фәйзулла, хуш. Кеше китә - җыры кала. Аның эше кала. Безнең күңелебездә син гомерлеккә! – диде “Камаз”ның куркынычсызлык буенча генераль директор урынбасары, ФСБның элекке башлыгы Сирень Галиәкбәров. 


Миңнулла Хөсниев, абыйсы: 
-    Безнең иң яраткан энекәшебез иде ул. Авылда үсте. Авырлыклар күреп үсте. Эштән курыкмады. Ни кушсаң, кулыннан килә иде. Армиядә хезмәт итеп кайткач, "милиция мәктәбенә керсәм ничек булыр икән" дип киңәшләште. Күтәрәсең, булдырасың, укы давай дидем. Йөзгә кызыллык китермәде.

Фәйзулла Хөсниевның хатыны, улы белән кызы, оныклары калды. 

Аны туган авылы Биектауда җирләделәр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эчке эшләр идарәсе