Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фатир ремонтлаган өчен салым кайтарыламы?

Бер шарт бар: элек андый мөмкинлектән файдаланмаган булуың кирәк.

«Торак, уку, дәвалану, фитнес өчен генә түгел, фатир ремонтлаганда монтаж эшләре, сатып алынган төзелеш материалларына тотылган суммадан да салым кайтарып була, диләр. Ул нинди очракта бирелә?» –  дип сорый шәһәрдәшебез Айгөл Гатауллина.

Федераль салым хезмәтенең Чаллыдагы инспекциясендә укучыбыз соравына: 
 – Кеше фатир алганда акча тотса, шуның өчен салым кайтара ала, дигән закон бар. Бу очракта, яңа йорттан торак сатып алганда, килешү кәгазендә «черновая отделка» белән тапшырыла, дип теркәлгән булса, ремонтка тоткан өстәмә акчадан да салым кайтара алалар. Әмма торак өчен салым кайтару, өстәмә чыгым беләнме, чыгымнарсызмы, «чистовая отделка» яки «черновая отделка»мы – бер кешегә 2 миллион сумнан арта алмый (13 %ы – 260 мең сум). Элек ул бер фатирга 2 миллион сум иде. Ә хәзер – бер кеше өчен шул сумма. Мәсәлән, ир белән хатын, законлы никахта булып, 4 миллион сумга фатир сатып алды, ди. Шуның 2 миллион сумыннан –  хатыны, калган 2 миллионыннан ире салым кайтара ала. Бер шарт бар: элек андый мөмкинлектән файдаланмаган булуы кирәк, – дип җавап бирделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: закон бакча салым өй акча