Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фатирсыз калудан курыккан

Чаллыда яшәүче бер хатын-кыз озак вакытлар салым түләмәгән, аның 18 мең сум бурычы җыелган. Суд приставлары хатын-кызга башкарма эш кузгату турында хәбәр итә, тик ул әҗәтләрен барыбер түләми.

Пристав аның банк счетларыннан бурычларын түләттерергә тырыша, анда акча юклыгы билгеле була. Аннары хокук сакчылары хатын-кызның фатирларының берсенә арест салган. Шуннан соң гына ул әҗәтләрен тулысынча түләгән.
Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ел башыннан суд приставлары салымнар буенча 1,4 млрд сумнан артык бурыч түләттергән. Аерым алганда, Чаллы приставлары 188 млн сум салым бурычын кайтарган.
Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе искәрткәнчә, кешенең өч мең сумнан күбрәк бурычы булган очракта, суд приставлары ул кешенең милкенә арест салу хокукына ия. 
Бурычларны Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсенең рәсми сайтында “Башкарма эшләрнең мәгълүмат банкы” сервисында, шулай ук Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең мобиль кушымтасында һәм Дәүләт хезмәтләре порталында түләп була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар

2
X