Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Федераль салым хезмәте чаллылыларга салымнар буенча бурычларны түләргә кирәклеге турында искә төшерә

2020 ел өчен физик затлар милкенә салым түләү срогы 2021 елның 1 декабрендә тәмамланды. Хәбәрнамәдә күрсәтелгән салымнарны вакытында түләмәгән салым түләүче 2021 елның 2 декабреннән бурычлы затка әверелә.

Салым түләү вакыты чыккан һәр көн өчен Россия Үзәк Банкының рефинанслау ставкасының 1/300 күләмендә пенялар исәпләнә. Бурычлар түләнмәгән очракта, салымнар түләү буенча бурычларны мәҗбүри түләтү турындагы эш җәмәгать судына тапшырыла. Гражданинга карата суд боерыгы чыгарылган очракта бурыч суммасы дәүләт пошлинасы күләменә арта. Суд приставлары аны ирекле түләп бетерү вакытын билгели, аны бозган очракта бурыч башкару җыемы суммасына да артачак. Салымнар буенча бурыч эш бирүче аша (хезмәт хакыннан) яки бурычлының мөлкәте хисабына алына. Моннан тыш, бурычлы кешегә Россиядән читкә чыгуны чикләргә мөмкиннәр.
2020 ел өчен чаллылыларның милек салымнары буенча бурычы 192 миллион сум тәшкил итә, шуларның 465 салым түләүчеләрнең 50 мең сумнан артык бурычы бар. Бүгенге көндә салым, җыем, пеня, штраф, процент түләү буенча таләпләр җибәрү дәвам итә.
Шәхси кабинеттан файдаланучыларга электрон рәвештә таләпләр инде җибәрелгән. Шуңа күрә әлеге сервистан файдаланучыларга шәхси кабинетларын тикшерергә кирәк. Салым бурычлары булган калган түләүчеләргә салым, җыем, пеня, штраф, процентлар түләү буенча таләпләр почта аша җибәрелә. Билгеләнгән планнар бозылмас өчен, Россия Федераль салым хезмәтенең Чаллы шәһәре буенча идарәсе шәһәрдә яшәүчеләргә салым бурычларының булу-булмавын алдан ук тикшерергә һәм Конституциядә беркетелгән салым түләү бурычын үтәргә киңәш итә.  
Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Салым түләүченең шәхси кабинетында» салым түләүченең бурычлары барлыгын-юклыгын белеп була һәм аларны, өйдән дә чыкмыйча, онлайн рәвештә түләргә мөмкин. Шулай ук салымнар буенча бурычларны www.gosuslugi.ru сайтында, территориаль салым органына яки «Мои документы» күпфункцияле үзәгенең якындагы бүлекчәсенә мөрәҗәгать итеп тикшерергә була. Салымнарны онлайн-сервислар ярдәмендә «Салымнар һәм пошлиналар түләү» блогыннан түләргә мөмкин. 

 

http://nabchelny.ru/ Фото: fsnovosti.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: салым