Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Фидан Гафаров вафат булды

Аңа 77 яшь иде.

Кайгылы хәбәр килеп иреште. Тагын бер легендар шәхес китеп барды.  Уфада Россиянең, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаров вафат булды. Аңа 77 яшь иде. Бу кайгылы яңалыкны Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

Үзебезнең мәгълүматлар буенча, легандар артистның йөрәге авырткан. Табиблар аның гомерен саклап калу өчен мөмкин булганның барсын да эшләгәннәр, тик артистның гомерен саклап кала алмаганнар. 

Фидан Гафаров гомеренең соңгы көненә кадәр Башкорт дәүләт академия театрында эшләде. Бу театрда ул улы Азамат белән бергә иҗат итте. 

Мәрхүм белән хушлашу сишәмбе, 29 апрельдә, Башкорт академтеатрында 10.00 сәгатьтә узачак. Озату мәрәсиме 11.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итте «Башинформ»га РБ мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.

Легендар актерны туган җире – Башкортстанның Дүртөйле районы Яңа Уртай авылында җирләячәкләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

5

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәния Фәрхи Әнвәр Нургалиев Ился Бәдретдинова Фидан Гафаров