Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Филүс Каһиров: "Бардым да шаккаттым..."

Филүс Каһиров нинди спорт төрен үз итә?

Футбол. Әлеге кызыксынуы ничек башланган? Нинди уңышлары бар? Иҗатына ничек тәэсир итә? “Татар-тудей” бу хакта җырчының үзеннән белешкән.
«Ике еллап вакыт үтеп киткәндер бу шөгылемә. Татарстан һәм Башкортстан артистлары бергә футбол уйнарга килешкән чак булган, бу хакта миңа Фәнил Вакказов һәм Илнар Ялалов шалтыраттылар. «Синең футболга барасың киләме, уйныйсыңмы?» дигәч, мин: «Балачактан бирле уйнаганым юк, ләкин кызыксынам, өйдә балалар белән уйныйм», дидем.
Алар мине башта тренировкаларына чакырды. Бардым да егетләргә карап шаккаттым! Алар бик яхшы уйный, мин бик калыша идем. Әмма, шуңа карамастан, беренче көнне үк 6 гол керттем. Бәлки, алар минем күңелне үстерү өчен дә бирешкәннәрдер...
Мин үземчә тырышсам да, уйнавым начар иде. Бу спорт төре миңа бик ошады. Башкортстан артистлары белән уйнарга бара алмасам да, ныклап шөгыльләнү шул вакыттан башланып китте. Атнасына 2 тапкыр Фәнил Вакказовның футбол командасында «Ак бүре» Спорт сараенда шөгыльләнәбез.
Бу өлкәдә уңышларыбыз да бар. Былтыр беренче тапкыр Мәскәүдә үткәрелгән Бөтенрусия арт-футбол ярышында катнаштык. Анда 16 төбәктән артистлар җыелган иде. Бик матур бәйрәм булды. Без 1988 елда җәйге Олимпия уеннарында җиңгән СССР командасы белән уйнадык.
Аннан соң кайтып, үзебездә артистлар арасында да бу бәйрәмне оештырдык. Бүгенге көнгә кадәр футболга йөрүемә шатмын.

 

https://kiziltan.ru/kultura/20710-fils-kairov-bardym-da-shakkattym.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев