Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фәрит Иделле вафат

Татар журналистикасының күренекле вәкиле, “Азатлык” радиосының 1989-2006 еллардагы мөдире Фәрит Иделле (Фәрит Аги) каты авырудан соң вафат булган.

Фәрит Иделле 1943 елда Кытайда дөньяга килә,  әтисе Әмрулла Аги Пенза татары. Фәрит Иделле Төркиядә Истанбул университетының тюркология бүлегендә белем ала, 1969 елда “Азатлык” радиосына эшкә керә. Радио җитәкчелеге аңа татарча эшләү бурычын куя. Соңыннан Фәрит Иделле «Азатлык»та татар-башкорт редакциясе мөдире булып эшли башлый, 1989 елдан 2006 елга кадәр аны җитәкли.

«Азатлык»та эшләгән елларында Фәрит Иделле Татарстан җитәкчелеге белән тыгыз элемтәдә була, төрле илләрдә һәм төбәкләрдә татар хәбәрчеләре челтәрен булдыра, Казанда радионың татар телендә эшләүче махсус бюросын ачтыра.

Гомеренең соңгы елларын Мюнхенда яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сми