Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гадәти булмаган күргәзмә ачыла

Тиздән Гөлсабирә Хәкимова исемендәге картиналар галереясында шул сорауга җавап бирә торган, гадәти булмаган күргәзмә ачыла.

Россия Президентының мәдәни инициативалар фонды хуплаган «1970-1980 елларда Чаллы шәһәре мохите дизайны» проекты кысаларында тарихка кагылышлы зур эшләр башкарылган. «15 сентябрьдә галереянең https://gallery-nch.ru/ сайтында дизайн эшләренең каталогы әзер була. Аннары мәгълүмати планшетлардан һәм рәссамнарның оригиналь эскизларыннан торган күргәзмә ачыла», – ди галерея хезмәткәре Елена Паршикова. 
Әлеге проект кысаларында шәһәр оешмаларын бизәү буенча бик күп теоретик һәм визуаль мәгълүмат тупланган. 

– Без учреждениеләргә шалтыратып, үзебез барып, бик күп монументаль-декоратив хезмәтләр: мозаика, витраж, агач һәм гипстан эшләнгән паннолар таптык. Кызганыч, монументаль сәнгатьтә киң таралган диварга язу техникасы сакланмаган. Ул учреждениеләрдә ремонт барышында буялып, юкка чыккан. Шулай да шәһәрдәшләргә күрсәтерлек материаллар җитәрлек. Мәгълүмати күргәзмә әзерләдек. Аны галереяның зур залында 29 сентябрьдә тантаналы төстә ачарга җыенабыз, – ди Елена Паршикова.

1970-80 еллардагы дизайн үрнәкләренең кайберләре бүгенге көнгә кадәр сакланган. Мәсәлән, 11нче мәктәп вестибюлендәге мозаика һаман да бинага матурлык өстәп тора. «Аптека» тукталышындагы даруханә диварын рәссам Ю.Свинин хезмәте бизи. 

Рәссамнар В.Анютин белән В.Акимов ДОСААФ автомәктәбе фасадындагы үзләре 39 ел элек ясаган мозаикалы рельефны яңартканнар. Мондый хезмәтләрне тиздән ачыласы күргәзмәдә күреп булачак. Әлеге күргәзмәнең төп экспонатлары – 1970-80 елларда шәһәрдәге дизайнерлык объектларының цифрлаштырылган фотографияләре һәм бүгенге көнгә кадәр сакланган эскизлары. 

Күргәзмә кысларында Россия рәссамнар берлегенең Чаллы бүлеге әгъзалары һәм студентлар өчен лекцияләр, экскурсияләр, рәссамнар белән очрашулар да үткәреләчәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев