Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ир белән хатын арасында була торган җылылыкны ничек саклап калырга? (коуч-психолог киңәше)

Газета битләрендә ир-белән хатын мөнәсәбәтләре турында яза башладык. Бүгенге сүзебез – гаиләдәге кризис турында. Ир белән хатын арасында гына була торган җылылыкны ничек саклап калырга? Бу сорауларга коуч-психолог Илүзә Әминова җавап бирә.

Беренче ел кризисы. Бу вакытта кәнфит-букет чоры тәмамлана, сез ир белән хатын буларак яши башлыйсыз. Кешенең чын йөзе ачыла: нәрсә белән кызыксына, ниндирәк кеше ул, характеры нинди... Егет белән кыз булып йөргәндә кеше бөтенләй дә ачылмый, чөнки бу чорда сез бер-берегезгә ошарга, яраклашырга маташасыз. Ә менә өйләнешкәч шушы яраклашу югала да инде! Кризис башлана, дибез. Бу чорда бер-берең белән сөйләшү, аңлашу мөһим.

Бала туу белән бәйле кризис (беренче 3-5 ел). Бала туу белән, әлбәттә, иргә карата игътибар кими. Бала беренче елларда тумаса да, гаиләдә кризис барлыкка килә. Игътибар үзәге бала алып кайтуга күчә һәм ир-атка карата мөнәсәбәт суына. 

Бергә яшәү күңелсез була башлый (7 ел бергә торганнан соң). Ир белән хатын арасында тормышка яңа төсмерләр кертү теләге уяна. Ләкин бу теләк читкә дә алып китәргә мөмкин... Шунысы куркыныч! Шуңа күрә бу чорда бер-береңә көтелмәгән бүләк-сюрпризлар ясау, сәяхәткә чыгып китү һ.б. бик мөһим. 

Балалар яшүсмер чорына күчкән вакыт (12-15 ел бергә яшәгәннән соң). Хәзер барысы да күренә: балаларны әйбәт тәрбияләгәнбезме, әллә нәрсәдер биреп җиткермәгәнбезме? Монда ир-белән хатын бер-берсен гаепләп утырырга тиеш түгел. Киресенчә, балага ни рәвешле ярдәм итә аласыз, хаталарны ничек төзәтергә – шулар турында сөйләшү мөһим. 

Иң авыр кризисларның берсе – бала тәрбияләү вакыты үткән, алар мәктәпне тәмамлаган, ир белән хатын үзләре генә калган чор (20 ел бергә яшәгәннән соң). Ир белән хатынга кабаттан үзләре өчен генә яшәргә өйрәнү авыр була. Бу чорда тирән депрессиягә китүчеләр, бер-берсен аңламыйча, чит кешеләр кебек яши башлаучылар бар, аерылышкан парлар бик күп. Монда бер-береңә теләктәшлек белдереп, ныклы таяныч-терәк булып тору мөһим.

Шуны онытмагыз: һәр кризис чорында парларның берсе барыбер көчлерәк һәм аңлырак була. Шушы аңлы кеше көчсезрәген күңелсезлекләрдән, депрессиядән тартып чыгарырга тиеш тә инде!     

Гөлия Ибатуллина әзерләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев