Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Белдерүләр сайтында сәер игълан: «Гашыйклар көнендә бергә булыйк... акчага!»

«Егетле» булу күпмегә төшә?

Танылган белдерүләр сайтында 14 февраль, Гашыйклар көне уңаеннан сәер игълан пәйда булды. Анда бер ир-ат хатын-кызларга ялгызлыктан ярдәм итәргә тәкъдим итә. Дөрес, бушлай түгел. Аның белән 1 сәгать аралашу 500 сумга төшә. 

–  Гашыйклар көне - ялгызлар өчен моңсу бәйрәм. Һәр бәйрәмдә моңсу кешеләрне күрергә туры килә һәм йөрәгем яна башлый! Күпме елап, шешенеп беткән йөзләр... чөнки бу матур бәйрәм көнне алар янында беркем дә юк!

Мин бу өлкәдә 5 еллап хезмәт куям, ягъни гүзәл затларны ялгызлыктан коткарам! Мин аралашам гына, интим юк! Барлык чыгымнарны хатын-кызлар үз өстенә ала. 

Кафе һәм рестораннарга барабыз икән, монда да алар түли. Аңлагыз: мин бу игъланны ниндидер начарлык уйлап куймадым! Минем өчен иң мөһиме – аралашу. Шәһәр буйлап йөри алабыз, сәүдә үзәкләренә дә чыгып керергә мөмкин... Бу көнне бергәләп кухняда тәмле ризык пешерә алабыз. Мин сезгә савыт-саба юарга яки фатирыгызны җыештырырга ярдәм итә алам. Кичке яки төнге шәһәрдә йөрергә яратучылар белән машинада йөри алабыз. Нәрсә телисез - шуны тәкъдим итә аласыз. Хәтта кычкырып китап укыйсыгыз яки тынлыкта музыка тыңлыйсыгыз килсә дә – мин әзер һәм риза.  

Белдерү элүче үзе турында да язган. 

- Әдәпле, ләкин сарказм белән. Харизма да бар. Күңелдә мин романтик, әмма иллюзияләр белән яшәмим. Әгәр дә сездә ни өчен мин ялгыз һәм ялгызлыктан интегәм дигән сорау туса, җавап - юк, газапланмыйм, ялгызлыктан да интекмим. Сәбәбен аңлатуның мәгънәсе юк. Кешеләрне аңлыйм, тыңлый һәм ишетә беләм. Балачактан ук бу сәләтем бар. Аннары мин хайваннарны яратам, мәчем бар. Кайвакыт мин хайваннар приютына да барам, аларны ашатам. Телисез икән, бергә бара алабыз! Ашарга пешерә беләм. Сезнең белән бергә коймак, печенье пешерә яки пилмән бөгә алам. Үзем турында сөйләп бетерү мөмкин түгел. 15 минут очрашып сөйләшкәннән соң гына яхшырак аңлый алачаксыз, – диелә игъланда. 

Әйтергә кирәк, мондый игъланнар белдерү сайтында берәү генә түгел. Шуларның берсенә без дә язып карадык. Үзен Володя дип таныштырган ир-ат бу игъланның дөрес булуы раслады. 

– Ничек инде көлеп кую! Юк, бу чыннан да шулай! Хатын-кызлар белән аралашу үземә дә рәхәтлек китерә. Аларның әз генә булса да күңелен күрә алам икән, димәк, мин теләгәнемә ирешә алдым дигән сүз. Хатын-кызлар белән төрле җирләргә барып, алар белән төрле темаларга сөйләшәбез. Бер тапкыр гына түгел, берничә тапкыр да очрашып була! Минем белән очрашып йөргән кызлар кияүгә чыга яисә үзләренә «постоянный» егет таба. Алай булса, безнең мөнәсәбәтләр өзелә! Аннары үзем дә кайвакыт арыйм, теге яки бу хатын-кызга «әйдә бүтән очрашмыйк» дип әйтәм. Төрлечә инде. Минем белән күрешеп аралашу өчен хатын-кызлар бер сәгатенә 500 сум түли. Вакытын да үзләре чамалый, күпме кирәк, шуның кадәр. Аннары шунысы бар: 5 ел эшлим һәм үземнең хезмәт хакымны арттырганым юк! 500 сумны күп дип әйтмим. Ул акча хатын-кызлар белән очрашулардан соң үземне тәртипкә китерер өчен кирәк. Кайбер очракта эмоциональ яктан кыен була үземә дә.

Миңа күп язалар. Кемдер мине альфонс ди, кемдер бабник дип атый. Пычрак сүзләр язучылар да бар... Бүген генә ике тапкыр ике хатын-кыз белән очрашырга җитештем. Бер заказ иртәнге сәгать 4тә иде, икенчесе - иртәнге 7дә. Алар белән кофе эчтек, чәчәкләр бүләк иттем. Бер хатын-кыз янында 3 сәгать тордым, икенчесе белән дә шул вакыт тирәсе. 

Гомумән, тәүлегенә 15ләп кеше яза. Шуңа игътибар иттем: минем сыман игъланнар барлыкка килгән. Тик алар бүген бар, иртәгә юк. Минем эшем дәвамлы. Шулай да хыялым эше түгел! Кайбер хатын-кызлар белән 12шәр сәгать буе утырам, моң-зарларын тыңлыйм. Бик авыр... – дип сөйләде бу егет. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев