Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гаугалы “Фон” тагын кемнәрне алдар?!

Соң­гы бер­ни­чә ел­да Ка­зан­да һәм Чал­лы­да фа­тир тө­зү­дә өлеш­ләп кат­на­шу­чы­лар­ны төр­ле вәгъ­дә­ләр бе­лән ал­дап, ак­ча­ла­рын оят­сыз­лар­ча үз­ләш­тер­гән әле­ге "ал­дар" ком­па­ния ту­рын­да кай­сы­быз гы­на хә­бәр­дар тү­гел икән! Ча­ра­сыз­дан ниш­ләр­гә бел­мә­гән "өлеш­че­ләр" зар­ла­рын ту­ры­дан-ту­ры ТР Пре­зи­ден­ты Рөс­тәм Миң­не­ха­нов­ка җит­кер­гән­нән соң гы­на бу та­раф­та, ни­һа­ять, "боз куз­гал­ды". Тик­ше­рү ко­ми­те­те­ты ком­па­ни­я­нең мөл­кә­тен са­ту­га ку­яр­га...

Соң­гы бер­ни­чә ел­да Ка­зан­да һәм Чал­лы­да фа­тир тө­зү­дә өлеш­ләп кат­на­шу­чы­лар­ны төр­ле вәгъ­дә­ләр бе­лән ал­дап, ак­ча­ла­рын оят­сыз­лар­ча үз­ләш­тер­гән әле­ге "ал­дар" ком­па­ния ту­рын­да кай­сы­быз гы­на хә­бәр­дар тү­гел икән! Ча­ра­сыз­дан ниш­ләр­гә бел­мә­гән "өлеш­че­ләр" зар­ла­рын ту­ры­дан-ту­ры ТР Пре­зи­ден­ты Рөс­тәм Миң­не­ха­нов­ка җит­кер­гән­нән соң гы­на бу та­раф­та, ни­һа­ять, "боз куз­гал­ды". Тик­ше­рү ко­ми­те­те­ты ком­па­ни­я­нең мөл­кә­тен са­ту­га ку­яр­га ди­гән та­ләп­не дә ка­нә­гать­лән­дер­де. Тик бү­ген­ге көн­гә "Фон" тө­зер­гә вәгъ­дә бир­гән 24 йорт­ның 5 се ге­нә фай­да­ла­ну­га тап­шы­рыл­ган. Ка­зан­да - 18, Чал­лы­да 3 йорт яр­ты­лаш тө­зел­гән ха­лә­тен­дә. "Өлеш­че­ләр" по­ша­ман­да. Ә ме­нә "Фон" бу ка­дәр шау-шу­дан соң "төп­кә ятар" ди­ю­че­ләр ял­гыш­ты... Бу хак­та ал­да­гы яз­ма­да.

Ни хәл итә­сең, бү­ген­ге ма­та­вык­лы дөнь­я­да мо­шен­ник­лар­га, афе­рист­лар­га "ишек ачу­чы­лар" ара­сын­да пен­си­о­нер­лар гы­на тү­гел, ха­лык ыша­ныч­лы­ла­ры да бар. Саз­га бер ая­гы бе­лән ба­тып бар­ган ком­па­ни­я­не яка­сын­нан тар­тып чы­га­рып, чи­рат­та­гы ал­дау сук­ма­гы­на юл­ла­ма би­рү­че­ләр­гә "әфа­рин" ип­тәш­ләр, ди­я­се ге­нә ка­ла. Шу­шы көн­нәр­дә Яр Чал­лы шә­һәр Со­ве­ты уты­ры­шын­да "Фон" ком­па­ни­я­се Чал­лы­да та­гын 4 то­рак йорт тө­зер­гә рөх­сәт ал­ды. Шу­лай итеп, мең­лә­гән ке­ше­ләр­нең бә­гы­ре­нә төш­кән "Фон" һәм аның "ле­ген­дар ди­рек­то­ры Ана­то­лий Ли­ва­да та­гын "ияр­дә".

Нәр­сә бу - де­пу­тат­ла­ры­быз­ның сә­я­си "су­кыр­лы­гы­мы", әл­лә үз­лә­ре як­лар­га вәгъ­дә ит­кән ха­лык­ны кү­рә то­рып мыс­кыл итү­е­ме? Кул кү­тә­реп әй­тел­гән бер ге­нә те­ләк: тө­зе­лә­се йорт­лар­ның ишек ал­дын­да ма­ши­на кую урын­на­ры фа­тир­лар са­ны­на ту­ры кил­сен! Ә "Фон" ал­дар­ла­ры үз ять­мә­се­нә та­гын күп­ме ха­лык­ны эләк­те­рер, "Яшь­лек" мик­ро­ра­йо­нын кем тө­зеп бе­те­рер - аны­сы бер­кем­не дә бор­чы­мый, кү­рә­сең. Аның ка­ра­вы, про­ект­ның ар­хи­тек­то­ры Ека­те­ри­на Ле­бе­де­ва "Эс­сен" сә­ү­дә ком­п­лек­сы янә­шә­сен­дә­ге мәй­дан­га әле­ге то­рак йорт­лар­ның ае­ру­ча "ту­ры ки­лү­е­нә " җи­тәр­лек дә­лил­ләр та­ба ал­ган! Ал­дау­чы ос­та бул­ган­да, ал­да­ну­чы­сы да та­бы­ла...

Ә бит бү­ген­ге көн­дә "Фон" ком­па­ни­я­се­нең "өлеш­че"­ләр­гә һәм төр­ле банк­лар­га бу­ры­чы гы­на 11,4 млрд сум­нан ар­тып ки­тә. Ара­даш­чы ин­вес­тор­лар ин­де күп­тән "Фон" бе­лән хез­мәт­тәш­лек­тән баш тарт­кан. Ком­па­ни­я­нең мөл­кә­те са­тыл­мый. Бу вәз­гы­ять­тә "Фон" җи­тәк­че­ле­ге нәр­сә­гә өмет итә соң? Та­гын да кем дә бул­са яр­дәм­гә ки­лер дип­ме?! Ан­дый­лар әле­гә кү­рен­ми...

Әй­тик, 65/07 йор­ты ас­тын­да­гы 6 гек­тар җир­не са­тып алыр­га "Уңай­лы то­рак" ҖЧҖ ге­не­раль ди­рек­то­ры Ми­ха­ил Зо­ло­ту­хин­га тәкъ­дим ител­гән иде. Әм­ма ал­дан кү­зал­лап эш йөр­тү­че җи­тәк­че "ыша­ныч­сыз" про­ект­ка" ак­ча­сын ты­гар­га ашык­мый. Мо­ңа ка­дәр 30 млн сум кер­теп, бер­ни­чә фа­тир са­тып ал­ган Дә­ү­ләт То­рак фон­ды җи­тәк­че­се Тәл­гать Аб­дул­лин­ның да "Фон" ком­па­ни­я­се бе­лән хез­мәт­тәш­лек итү те­лә­ге юк. 65/03, 65/05, 65/06, 65/10 йорт­ла­ры кай­чан тө­зе­леп бе­тә­чә­ген әле­гә бер­кем дә бел­ми. Дө­рес, хө­кү­мәт йор­тын­да ТР Пре­зи­ден­ты үт­кәр­гән ки­ңәш­мә­дә шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев әле­ге мәсь­ә­лә­не ни­чек тә хәл итәр­гә вәгъ­дә бир­де. Кон­крет сан­нар­ны да бә­ян­лә­де.

Яр Чал­лы­да бү­ген 767 "өлеш­че" үз проб­ле­ма­ла­ры­ның хәл ите­лү­ен, ягъ­ни ин­де ни­чә ел за­ры­гып көт­кән фа­тир­ла­ры­на ке­реп уты­ра­чак бә­хет­ле көн­не кө­тә. На­ил Мәһ­ди­ев 2016 ел­да алар­ның 426 сын фа­тир­лы итәр­гә ты­ры­шыр­быз ди­гән өмет бир­де. Кал­ган­нар­га әле­ге бә­хет 2017 ел­да ел­ма­ер­га мөм­кин, дип фа­раз­ла­ды. Бо­лыт­лы көн­нәр­дән соң, ял­ты­рап ко­яш чык­кан ке­бек, бәл­ки,чын­нан да, "сакл­лы" йорт­лар тө­зе­леп бе­тәр. "Күп­не көт­кән­не, бу­сы­на гы­на тү­зәр­без, ди­ләр Чал­лы өлеш­че­лә­ре.

Ә "Фон" өр-яңа план­нар бе­лән, җиң сыз­га­нып, та­гын 1034 "өлеш­че" бе­лән ки­ле­шү­ләр тө­зер­гә җы­е­на. Авы­зы пеш­кән -өреп кап­кан, ди­ләр­ме? Тик пе­шеп ка­ра­ма­га­ны аның җа­ен та­бар ми­кән соң?! Тик, сак­лан­ган­ны Ал­ла­һы да сак­лар. Соң­гы ак­ча­гыз­ны мо­шен­ник­лар ку­лы­на тот­тыр­ган­чы яки шик­ле ки­ле­шү­ләр­гә кул куй­ган­чы, ка­бат-ка­бат уй­ла­гыз, дип ис­кәр­тә­се ки­лә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев