Чаллыда хаҗга юлламалар уйнатачаклар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда хаҗга юлламалар уйнатачаклар

Ярышларда кемнәр катнаша ала.

31 октябрьдә «Витязь» спорт мәктәбендә мөселманнар арасында көрәш һәм армрестлинг буенча XVII Бөтенроссия турниры узачак.  Ярышлар Чаллының 400 еллыгына һәм «КАМАЗ»да беренче йөк автомобилен чыгаруга 50 ел тулуга багышлана. Ун авырлык категориясендә җиңүчеләр өчен төп бүләк — 2027 елда хаҗга юллама.

«Турнирны ел саен үткәрү көрәш һәм армрестлингны популярлаштырып кына калмый, яшьләрдә рухи ныклык, чыдамлык тәрбияләргә, спортчылар арасында туганнарча мөнәсәбәтләрне ныгытырга да мөмкинлек бирә», - диләр оештыручылар. 

Турнирда 18 яшьтән өлкәнрәк, намаз укый һәм медицина белешмәсе булган мөселманнар катнаша ала. Үлчәнергә кергәнче, һәр катнашучы намаз уку кагыйдәләрен белү буенча тест уза. Ярышларга спорт киеменнән һәм түбәтәйдән генә кертәләр.

Ярышларның баш хөкемдары – Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.  Чараны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Башкарма комитет, Россия көрәш федерациясе, Татарстан Республикасы көрәш федерациясе һәм Чаллы мөхтәсибәте оештыра. Ярышларны тантаналы ачу сәгать 10да була. 


 


хаҗга юллама мили көрәш

Нет комментариев