Трамвай хуҗалыгын модернизацияләү тулы көченә бара.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда трамвай юлларын ремонтлауга бер миллиард сум акча бүлеп бирү турында карар кабул итте. Бу хакта шәһәр советы сессиясендә шәһәр мэры Наил Мәгъдиев хәбәр итте.
«Юлларыбыз 111 километр, ә трамвайларыбыз — 100. Бу җәмәгать транспортын яңартуның киләсе этабы булачак. Хуҗалыкта 40 елдан артык хезмәт срогы булган 66 вагоныбыз бар, алар 3 миллион километрдан артык йөрде. Киләсе елда трамвай хуҗалыгын яңарту эше туктамас дип өметләнәбез. Ел саен 11 трамвайны яңартсак та, алты ел вакыт кирәк булачак. Республика җитәкчелеге ярдәме белән бу эшне дәвам итәбез», – диде ул.
Быел «Белкоммунмаш» предприятиесеннән беренче комплектлык кузовлары сатып алу 500 миллион сум акча бүлеп бирелде. Яңа кузовлар ноябрь-декабрь айларында килеп җитәчәк. «Шәһәр транспорты» предприятиесе әзерлек эшләре алып бара. Беренче комплектлык кузовы яңа трамвай сатып алудан ике тапкыр арзанрак.
Нет комментариев