Газ җиһазларын тикшерәләр
Яңалыклар тасмасы

Газ җиһазларын тикшерәләр

48/20 йортындагы фаҗигадән соң фатирларда газ җиһазларын җитди тикшерү максатыннан рейдлар оештырылачак.

«Социаль яктан имин булмаган гаиләләрне, риск төркемендәге кешеләрне беренче чиратта тикшерегез. Аларның саксызлыгы аркасында бәла-казалар килеп чыга, гөнаһсыз кешеләр зыян күрә», – дип искәртте шәһәр мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә. Исегезгә төшерәбез, газ шартлаган фатир хуҗасына җинаять эше кузгатылды. Тик 71 яшьлек ир-ат республика клиник хастаханәсендә вафат булды. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


фаҗига

Нет комментариев