Шəhри Чаллы

Үгез сөзеп үтергән

Ир кешегә 55 яшь булган.

Арча районында берәү күршесенең сыерын көтүгә чыгарырга кергән. Сыерны чыгарганчы аның үгезен икенче абзарга ябып куярга кирәк булган. Үгез ярсып китеп 55 яшьлек ирне егып тояклары белән таптаган.Аннан мөгезенә күтәреп коймага бәргән. Койма такталары ватылган, ир шуннан шуышып чыккан.Ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче җан биргән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: