Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Быел печән аеруча кирәк

Тукай районы Яңа поселогы территориясендә урнашкан «Гигант» хуҗалыгының җитәкчесе Риф Имамов белән күрешеп, үләннәрнең быелгы торышы, терлек азыгы туплауга әзерлек турында сөйләштек.

– 2022 елны начар килде дип әйтеп булмый. Билгеле, май аенда коеп яуган яңгырлар бераз кыенлыклар тудырды, язгы кыр эшләренә ике атна соңарып чыктык. Шөкер, чәчкән культураларыбыз яхшы гына шытып чыкты. Безнең бүген ел буена гына түгел, ел ярымлык итеп азык әзерләп куярга мөмкинлекләребез бар.

«Гигант» хуҗалыгында барысы 3615 гектар җир бар. Барлык мәйданны да эшкәртеп чәчтек. Шуның 1000 гектарында – күпьеллык үләннәр. Бер өлеше сенажга, бер өлеше печәнгә файдаланыла.

Бүгеннән печән һәм сенаж әзерләүгә керештек. Печән чабуда «Макдон» агрегатлары белән эшлибез. Быел гына әле пресслаучы махсус ике аграгат алдык. Аларсыз да булмый. Иң мөһиме – көннәр ачылып китте. Үләннәр яхшы хәлдә. Хәзер менә шушы матур вакытларны нәтиҗәле файдаланып калырга кирәк: яхшы сыйфатлы печән һәм сенаж әзерләп калырга тырышабыз, – дип сөйләде Риф Хәнифович. 

Тулы репортажны газетабызның киләсе саныннан укый алырсыз. Безнең белән калыгыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев