Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тәнәфесләрдә гармунда уйнап, укучыларның күңелен күрүче хөрмәтле мөгаллим ул

Ул – дүрт дистәдән артык гомерен балаларны хәреф танырга, укырга-язарга өйрәткән, укучыларны милли рухта тәрбияләгән шәхес.

Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия укытучысы Илфира Гыйниятуллина белән очрашкач, күңелемдә язучы Фәнис Яруллинның «Сез иң гүзәл кеше икәнсез», дигән шигыре килде. Бу шигырь юллары олы җанлы, мәрхәмәтле укытучы – Илфира ханыма туры килә. Ул – дүрт дистәдән артык гомерен балаларны хәреф танырга, укырга-язарга өйрәткән, укучыларны милли рухта тәрбияләгән шәхес.

Ул Минзәлә педагогия училищесын кызыл дипломга тәмамлаганнан бирле мәгариф системасында, 1991 елдан гимназиядә эшли. Гомеренең 41 елын балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган. Һәрвакыт камиллеккә омтыла, белемен арттыра. Алабуга Дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Югары категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы дәрәҗәсенә иреште. Фидакарь хезмәте өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе һәм бик күп мактау грамотлары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.  Мондый дәрәҗәле бүләкләр алуы белән горурланса да, аның өчен иң зур бүләк укучыларының «апа» дип яратып эндәшүләре, ата-аналарның хөрмәте.

– Илфира Сабировна без ата-аналар өчен зур бәхет.  Ул балаларыбызны тигез күреп, һәрберсенә төпле белем бирергә тырыша. Илфира ханым сыйныфтагы яхшы укый торган баланы аерып алып, аны бәйге, олимпиадаларда җиңдерү өчен генә эшләми. Һәр укучысын шәхес итәргә тырыша. Кызганыч, хәзер фидакарь, акчага, данга сатылмый торган укытучылар бик сирәк. Гимназиянең балаларыбыз укый торган башлангыч сыйныфлар ягы гөрләп тора. Илфира Сабировна тәнәфестә үзе гармунда уйнап, җырлап балалар белән «Чума үрдәк, чума каз» кебек татар халык уеннарын уйната. Шулай итеп уен аша, балаларда туган телгә, татар мәдәниятенә, милләтебезгә мәхәббәт уята. Без ата-аналар аның педагогик эшчәнлегеннән тулысынча канәгать, – ди шәһәрдәшебез Ләйсән Муллагалиева.

«Без Илфира апаны әниебез кебек яратабыз. Ул безне укырга, язарга, матур итеп шигырь сөйләргә өйрәтте. Тәнәфесләребез дә бик күңелле уза иде. Урта сыйныфка күчкәч, аңардан башка ничек укырбыз. Гимназиябездә яхшы укытучылар җитәрлек, шуңа күрә бик борчылмыйбыз инде», – ди өченче сыйныф укучысы Азалия Насретдинова.

Татар теле укытучысы Нәзлия Фатыйхова да хезмәттәше турында: «Гимназиябездә озак еллар эшләүче хөрмәтле укытучыбыз ул. Аны әти-әниләр дә, укытучылар да хөрмәт итә. Укучылар ярата. Хөрмәткә, мактауга лаек укытучы», – диде.

Илфира Гыйниятуллина  кебекләр турында  бәхетле язмыш  иясе диләр. Чөнки ул гомере буе яраткан эшендә булды, үзенең гаиләсенә, балаларын тәрбияләүгә дә хилафлык китермәде. Балаларының җәмгыятьтә үз урыннарын табуы – әти-әни өчен  иң зур байлык. Гыйниятуллиннарның «алтын» баганалары, ышаныч һәм терәкләре һәрберсе тормышта үз сукмакларын табып, уңышлары белән әти-әниләрен сөендерәләр. Кызлары Чулпан ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсендә – шәфкать туташы, уллары Радик – «Хайер» компаниясендә айти бүлек башлыгы, Илназ йогышлы авырулар хастахнәсендә эшли.

«Илфира Сабировна – хезмәтендә дә, гаиләсендә дә үрнәк һәм хөрмәтле кеше. Ул – Чаллы мәгарифен үстерүгә зур өлеш керткән, Мулланур Вахитов исемендәге  2нче гимназиянең горурланырлык мөгаллимәсе. Сәламәт булып, балаларының шатлыкларына сөенеп яшәсен», – ди шәһәр советы депутаты, гимназиянең элеккеге директоры Фирдүсә Әюпова. Амин, шулай булсын.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф