Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гөлзада Рзаева чит илгә китә

«Анда татарлар дус-тату яши», - ди Чаллының мактаулы гражданины.

Кипрның бер данлыклы университетында татарларга багышланган музей ачарга җыеналар икән. Чаллының мактаулы гражданины Гөлзада Рзаеваны әлеге музей ачу тантанасына чакырганнар.

«Мин Кипрда берничә тапкыр булганым бар. Анда татарлар дус-тату яши. Чаллыда мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары булып эшләгән Ильяс Абдуллин да шунда гомер итә. 
Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Лилия Букеева белән безне татарларга багышланган күргәзмәне ачарга чакырдылар. Дөньялар тыныч булса, Төркия аша Кипрга барырга документлар әзерлибез», – диде Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре  Чаллының мактаулы гражданины Гөлзада Рзаева. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

2

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес бәйрәм мәдәният

2
X