Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Гөлзада Рзаева: «Ташландык каберләрне күреп җаным әрни»

«Каберләрне чистартырга кирәк», - ди ул.

26 апрельдә Чаллыда гомумшәһәр өмә үтәчәк. Язгы чистарту, төзекләндерү эшләренә  бездә апрель башында ук старт бирелде. Предприятие һәм оешмалар үзләренең территорияләрен тәртипкә китерделәр. Территориаль иҗтимагый советлар шәһәрдәшләр һәм идарә итү компанияләре белән берлектә  йортларның ишегалларын чүп-чардан арындырдылар. Төп проспектларда лалә чәчәкләренең композицияләре барлыкка килде. Шәһәрне матурлау эше бүген дә дәвам итә. Җыештырылган парклар, яр буйлары, ишегалларын күрү билгеле инде соклану хисе тудыра. Ә менә  зиратлардагы ташландык каберләрне күреп җаннар әрни. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева да шуңа борчыла.

«Студентлар урамындагы зираттагы ташландык, каралмаган каберләрне күреп, кергән саен елап чыгам. Бару-кайту өчен уңайлы җирдә урнашкан зиратта җирләнгән кешеләрнең туган-тумачалары, балалары, оныклары кайда?! Биредә шәһәр һәм «КАМАЗ» төзелешендә фидакяр хезмәт куйган дәрәҗәле җитәкчеләр җирләнгән. Аларның хезмәте нәтиҗәсендә балалары гына түгел, оныклары, туганнары да рәхәттә яши. Нигә алар кадерле кешеләренең каберләрен тәртиптә тотмыйлар?! Үзләре бу шәһәрдә булмаса да, туганнары, күршеләре, дуслары, элек эшләгән хезмәттәшләре бардыр. Шулардан ярдәм сорарга була.

Тиздән зур бәйрәм – Бөек Җиңүнең 80 еллыгы җитә. Бу зират янында – «Мәңгелек ут» мемориаль комплексы урнашкан. Анда төрле чаралар оештырыла. Шөкер, шәһәр җитәкчеләре һәйкәл һәм зират янын тәртипкә китерделәр, коймаларын яңарттылар. Карт агачларны кистерделәр. Аларга рәхмәттән башка сүзем юк. Ә менә бу зиратта җирләнгән дәрәҗәле кешеләрнең балалары, туганнары, дусларына шаккатам. Кайбер каберлекләр чытырманлыкка әйләнгән, ташлары ауган, чардуганы кыйшайган…

Дөрес, үрнәк булырлыклары да күп. Әйтик, Флера Андрееваның, Александр Евдокимовның, Гөлсабира Хәкимованың,  Евгений Батенчукның, Николай Бестолковның һәм башкаларныкы каралган, тәртиптә. Чаллының беренче хирургы Фәрит Хафизовның кабер өсте дә һәрвакыт чиста. Калган каберлекләр дә шундый булырга тиеш бит!

Тиздән май бәйрәмнәре җитә. Озын яллар була. Зиратка башка шәһәрләрдән дә кешеләр килер. Алар Чаллы халкын хурлап китмәсеннәр иде. Туганнарыгыз, дусларыгызның, әби-бабаларыгызның каберләрен чистартыгыз. «Безне онытмыйлар», – дип рухлары сөенеп ятсын. Үзегезнең дә Аллаһы Тәгалә һәм кешеләр алдында намусыгыз чиста булыр. Кабер өстен тәртипкә китерү өчен күп вакыт кирәкми. Тырмалап, чүбен махсус контейнерга саласың да тыныч күңел белән өеңә кайтып китәсең. Ташын, чардуганны яңарту да әллә ни кыйммәт түгел. Аны китереп куеп та китәләр. «Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белик». Кеше көлдермик», – ди Гөлзада ханым.

Гөлзада Мөхәммәтовна Орлов боҗрасындагы зиратта тәртип булуын әйтте. Ул бу зиратның да шундый булырга тиешлеген искәртте.

Илшат Солтанов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гөлзада Рзаева зират үлем китем Флера Андреева