Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гүзәл Фатыйхова: "Ул көнне көн кояшлы, яңгырсыз булсын иде"

Бу атнада республикабыз авылларында һәм район үзәкләрендә халкыбызның милли бәйрәме – Сабан туе үтәчәк. Ә киләсе атнада Чаллыда Сабантуйлар гөрләячәк. Без шәһәрдәшләребезгә: «Сезнең өчен Сабантуй бәйрәме нәрсә ул, анда барасызмы?» – дигән сораулар белән мөрәҗәгать иттек.

Гүзәл Фатыйхова, ТЭЦ хезмәткәре:

– Мин Сабантуйларын бик яратам. Ел саен көтеп алам. Чаллы Сабан туеның театраль тамашасы искиткеч матур була. Ул көнне көн кояшлы, яңгырсыз булсын иде дип теләп торам. Җаем чыкканда авыл, район Сабан туйларына да кайтам, сыйныфташлар, авылдашлар, туганнар белән очрашу күңелгә рәхәтлек бирә. Мәңгәр Сабан туен да яратам. Ул артистларның күп булуы, ярышларның төрлелеге, кунакларның күп килүе белән аерылып тора. Илләребез имин булып, барыбызга да тыныч күңел белән бәйрәм итеп яшәргә язсын иде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев