Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гүзәл Уразованы халыкны алдауда гаеплиләр

«Бер файдасыз порошок һәм косметика сата» диләр

«Халык, зур хезмәт хакы алачагына ышанып, бизнеска үзенең соңгы акчаларын кертә», — дип язалар интернетта.
«Иптәшләр. Татарлар» телеграм каналы, Гүзәл Уразованың челтәрле бизнесын тәнкыйтьләп, видео урнаштырган. Алар Гүзәл Уразова катнашкан челтәрле бизнесның исемен бутап язганнар һәм җәя эченә «нәҗес сортларын аермыйбыз» дип өстәргә дә онытмаганнар. Аккаунт Гүзәл Уразова командасының төркемнәргә оешып, сәер хәрәкәтләр ясап биюен сектага охшаткан.
Әлеге пост интернет киңлекләренә чыкканнан соң, Гүзәл Уразова структурасы бу аккаунтка яный башлаган.
«Иптәшләр. Татарлар»: «Бу видеода Гүзәл Уразованың бизнес компаниясе структурасы. Постның эчтәлеген үзгәртегез яки бөтенләй алып атыгыз. Югыйсә, сезгә карата катгый чаралар күреләчәк», — дигән эчтәлектәге язышуны да телеграммга куйган. Ба хакта "Интертат" язган.
«Гүзәл Уразова структурасының күмәк, сәер бию видеосыннан соң, безгә постны бетерүне, аның эчтәлеген үзгәртүне таләп иткән смслар килә башлады. Аккаунтсыз калу ихтималы булу белән янадылар.
Татар эстрадасының принципсыз артистлары, инстаграмдагы аудиториясе ышанычыннан файдаланып, бик зур челтәрле бизнес структуралары төзи. Халыкка бер файдасы булмаган порошок һәм косметика сата. Коронавируска бәйле кризис чәчәк аткан, икътисад түбән тәгәрәгән чорда, халык Уразова кебекләр вәгъдә иткән хезмәт хакына ышана. Шул структурага үзенең соңгы акчаларын кертә.
Без барыбыз да әлеге бизнеста пирамиданың төп җитәкчелеге баеганын беләбез. Ачуы чыккан структура җитәкчелеге безгә шәхсән яный башлады. Челтәрле бизнес белән шөгыльләнүчеләрнең үз-үзен гадәти агрессив тотышы бу. Әлеге бизнесның чынлыкта ни рәвешле төзелгәне халыкка чыкмасын өчен барысына да әзерләр.
Гүзәл Уразова командасы, сез теләсә ничек яный аласыз. Ләкин без алга таба да халыкны ничек алдавыгыз турында сөйләвебезне дәвам итәчәкбез», — дип язган «Иптәшләр.Татарлар» аккаунты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев