Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ничә градус салкында дәрескә бармаска мөмкин?

Укучылар -25 градус суыкта дәрес калдыра алалар.

Синоптиклар: «Иртәгәдән республикага чатнама суыклар килә», – дип фаразлый. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да кисәтү игълан итте. 

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, шуны истә тотып, ничә градуста мәктәптә дәресләрнең кичектерергә мөмкинлеген аңлатты.

Авыл мәктәпләрендә башлангыч сыйныфларда укучыларга температура -23 градуска кадәр төшкән очракта мәктәпкә бармаска ярый. Ә шәһәр мәктәпләрендә – башлангыч сыйныфларда һәм авыл мәктәпләрендә – 5-9 сыйныфларда укучылар -25 градус суыкта дәрес калдыра алалар. 

Термометрның терекөмеш баганасы -27 градуска кадәр төшсә, шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфында укучылар да өйләрендә кала.

-30 градуска кадәр суытканда авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары да дәресләрдән азат ителә. Шәһәр мәктәпләрендә исә өлкән сыйныф укучылары -32 градус суыкта гына мәктәпкә бармый кала ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һава торышы чатнама суык