Һава торышы кискен үзгәрә
Яңалыклар тасмасы

Һава торышы кискен үзгәрә

Синоптиклар җепшек кар ява дип фаразлый.

16-17 октябрьдә Татарстанда 5 градус салкын һәм җепшек кар, яңгыр явуы көтелә. 

Республика Гидрометеоүзәге хәбәр итүенчә, чәршәмбе көнне республиканың көнбатышында гына явым-төшем көтелсә, пәнҗешәмбедә  исә республиканың барлык төбәкләрендә карлы яңгыр явачак.

Бу көннәрдә һава температурасы көндез +3…+9, төнлә 0…-5 градус (көнбатыш районнарда 0…+3 градус) тәшкил итә. Җомга көнне Татарстанга антициклон үтеп керәчәк һәм янә коры һава урнашачак. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы

Нет комментариев