Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Иң кадерлеләр, иң якыннар»

Яр Чаллы шәһәренең 15нче китапханәсе китап белән гаилә арасындагы бәйләнешне ныгыту нисбәтеннән микрорайон гаиләләре өчен «Иң кадерлеләр, иң якыннар» дип исемләнгән гаилә бәйрәме уздырды.

Чара гаилә бәйрәмнәренең тарихын искә алудан башланды. Бәйрәм барышында уздырылган «Гаилә турында табышмак», «Ныклы гаилә», «Китап һәм гаилә», «Якыннарга теләкләр»,  «Иң күп укучы гаилә» дип исемләнгән мавыктыргыч уеннар һәм конкурслар беркемне дә битараф калдырмады. Гаиләләр бик теләп һәм актив рәвештә аларда катнаштылар.

Чара барышында «Ачык микрофон» эшләп торды. Теләк белдергән һәр кешегә үзенең туганнарына һәм якыннарына багышлап шигырь яки җыр башкару мөмкинлеге бирелде.

Бәйрәмгә микрорайондагы алтын туйларын билгеләп итүче гаиләләр дә чакырулы иде. Алар күп еллар дәвамында бәхетле һәм ныклы гаиләләр булып кала алуларының серен ачтылар.  

Чарабыз күмәк бию белән тәмамланды. Китапханәчеләр шушы күңелле бәйрәмдә кабынган китап һәм гаилә дуслыгы гаиләләрнең йортларында да дәвам итәр дип ышаналар.

Олеся Зарипова,
15нче филиал китапханәчесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев