Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Иң катлаулы вакытларда да прокуратураның иң яхшы хезмәткәрләре һәрчакта үз эшенә тугры, гадел булды, Туган илгә һәм халкыбызга намус белән хезмәт итте», — ди Песошин

.Алексей Песошин Татарстан халкын Прокуратура хезмәткәрләре көне белән котлады

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика халкын Россиядә Прокуратура хезмәткәрләре көне белән котлады. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Хөрмәтле Татарстан прокуратурасы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Татарстан Хөкүмәте исеменнән сезне Россия Федерациясе Прокуратура хезмәткәрләре көне белән котлыйм», — мөрәҗәгать итте Песошин.

Алексей Песошин Россия прокуратурасының үзенең билгеләнешен — законның өстенлеген, ил халкының конституцион хокуклары һәм иреге үтәлешен тәэмин итү бурычын ышанычлы итеп раславын искәртте.

«Иң катлаулы вакытларда да прокуратураның иң яхшы хезмәткәрләре һәрчакта үз эшенә тугры, гадел булды, Туган илгә һәм халкыбызга намус белән хезмәт итте», — ди Песошин. Ул авыр, ләкин мактаулы хезмәт, законлылык һәм хокук тәртибен ныгытуга керткән зур өлеш өчен республика җитәкчелеге рәхмәт белдерүен әйтте.

«Чын күңелдән сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, шатлык, гаиләләрегезгә иминлек телим. Сезгә һәрвакыт һөнәри уңышлар юлдаш булсын», диелә котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев