Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Иң яхшы сыйныф җитәкчеләре нинди мәктәптә укыта?

Чаллыда «Яр Чаллы шәһәренең сыйныф җитәкчесе» һөнәри осталык конкурсы узды. Конкурска 5 елдан 13 елга кадәр стажлы укытучылар һәм үз һөнәри юлларын башлап кына килгән педагоглар гариза биргән.

Барлык конкурс сынауларын шәһәрнең төрле мәктәпләреннән җыелган унике укытучы 77 нче гимназиядә үтте. Беренче этап буларак укытучылар педагогик ситуацияләргә анализ ясадылар, аннары сыйныф җитәкчеләре үзләре һәм үз һөнәрләре турында «Визит карточкасы» тәкъдим иттеләр, анда алар үзләренең эшләренең төп принципларын тәкъдим иттеләр һәм сыйныф җитәкчесенең укучының шәхесен формалаштырудагы мөһим роле турында сөйләделәр, шулай ук жюри сорауларына җавап бирделәр. «Халык алдында чыгыш ясау» соңгы сынау булды.
Җиңүче хокукы өчен 57 нче мәктәптән Марина Бамбурова, 19 нчы мәктәптән Лилия Балаухина, 64 нче прогимназиядән Анна Фәрхетдинова, 77 нче гимназиядән Айгөл Гатауллина, 61 нче гимназиядән Виолетта Юшачкова, 13 нче мәктәптән Гөлнара Миндиярова, 36 нчы инновацион технологияләр лицееннан Ирина Зорина, 41 нче мәктәптән Светлана Низамова, 59 нчы «Адымнар-Чаллы» гимназиясеннән Алинә Гыйльметдинова, 60 нчы мәктәптән Гөлфия Вәлиева, Пушкин исемендәге 78 нче пролицейдан Гөлназ Бәшәрова, 79 нчы лицей-интернаттан Нәфис Идиятуллин көч сынаштылар.
Чараны «Мизгел» бию ансамбле чыгышы бизәде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 61 нче гимназиянең сыйныф җитәкчесе Виолетта Юшачкова абсолют җиңүче булды, 60 нче мәктәпнең сыйныф җитәкчесе Гөлфия Вәлиева 2 нче урынны яулады. Тамашачылар симпатиясе призына 79 нчы лицей-интернатның сыйныф җитәкчесе Нәфис Идиятуллин лаек дип танылды.
Җиңүчеләрне һәм катнашучыларны мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин котлады.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф