Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Иң яхшыларга – 30 меңәр сум

“Заман” яшьләр үзәгендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина стипендиясенә лаеклыны билгеләү максатыннан ”Иң яхшы яшьләр оешмасы җитәкчесе” бәйгесенең турыдан-туры этабы узды.

Конкурс комиссиясе 35 яшькә кадәрле яшьләр берләшмәсе лидерлары һәм яшьләр белән эшләү белгечләреннән 14 гариза кабул иткән иде. Алар арасыннан 8 лидер билгеләнде. Менә алар: Ксения Әхмәдҗанова (Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды идарәсе); Мария Липатова (Яр Чаллы шәһәре Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге); Дмитрий Ульдяков ( «КАМАЗ» ААҖ); Олеся Смолина ( «КАМАЗ» ААҖ Двигательләр заводы); Татьяна Елисеева («Челны-Бройлер» ҖЧҖ); Альбина Вәлиуллина (Яр Чаллы җылылык челтәре); Лилия Гайфетдинова ( «Ремдизель» АҖ); Анна Фәргатова («Форд Соллерс холдинг» ҖЧҖ). Призлы урыннар яулаучыларга яшьләр көнендә 30 меңәр сумлык сертифиикат тапшырылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев