Яңа елдан «больничный»га түләүләр артачак
Яңалыклар тасмасы

Яңа елдан «больничный»га түләүләр артачак

Бу хезмәт стажы сигез елдан арткан хезмәткәрләргә генә кагыла.

2023 елның 1 гыйнварыннан “больничный” кәгазе буенча түләүнең максималь күләме артачак. Бер көнгә иң зур сумма – 2 736,99 сум, бер айга иң зур сумма – 84 846,69 сум булачак. Игътибар!Бу хезмәт стажы сигез елдан арткан хезмәткәрләргә генә кагыла. Шулай итеп, алар уртача хезмәт хакына тигез, әмма максималь күләмнән артмаган түләүгә исәп тота алачак, дип хәбәр итә https://omet-rb.com сайты.

Әйткәндәй, “больничный” акчасын исәпләү ысулы элеккечә үк кала: түләү хезмәткәрнең алдагы ике елдагы кеременә һәм эш стажына бәйле. Стаж 8 елдан артып китсә, пособие хезмәт хакының 100%ы, 5 елдан 8 елга кадәр булса – 80%, 5 елдан кимрәк булса – нибары 60%күләмендә түләнелә.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сәламәтлек

Нет комментариев