Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Янгыннан зыян күргән «Гараж 500» эшмәкәрләренә нинди ярдәм күрсәтеләчәк?

Аларны хакимият бинасында җыйдылар.

Чаллыда оператив штаб төзелде. Зыян күргән эшмәкәрләрне хакимият бинасында җыйдылар. Салым инспекциясе, МЧС, ФСБ, прокуратура, банк, ЧелныГаз вәкилләрен чакырып, борчыган сорауларына җавап бирделәр. 

«Тикшерүләр үткәрелсен, алдан сөйләү урынлы түгел. Автобазарда исән калган павильоннар бар. Алар эшләүләрен дәвам итәчәк. Әмма башта газ, электр белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итеп бетерергә кирәк», – диде Фәрид Сәлахов. 

Товарын саклап калуга ирешкән эшмәкәрләргә павильоннар биреләчәк. Банклар терминал, кассалар алуда һәм кредит процентлары түләүләрен кичектерүдә ярдәм итәргә әзер. Салым инспекциясендә эшмәкәрләр белән эшләү өчен махсус төркем булдырылды. 

Мэр Наил Мәһдиев һәр эшмәкәр белән аерым эшләргә чакырды.

«Мин ярдәм сорап ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иттем. Ул җаваплы министрлыкларга күрсәтмә бирде», – диде ул. 

Фаҗиганың базар хуҗасы Нәҗип Зариповның җавапсызлыгы аркасында килеп чыгуын әйтте. Бу хакта моннан укы.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев