Чаллының төп проспекты ябыла
Яңалыклар тасмасы

Чаллының төп проспекты ябыла

Бу җылылык торбаларын ремонтлау белән бәйле.

«Татэнерго» ААҖ филиалы «Яр Чаллы җылылык челтәрләре» предприятиесе мөһим хәбәр җиткерде.

Магистраль җылылык челтәрләрен реконструкцияләү сәбәпле, 26 июль 19 сәгатьтән башлап 28 июль киченә кадәр  Яр Чаллы проспектының «Аяк киемнәре йорты» тукталышының яңа шәһәргә бара торган ягында автомобиль хәрәкәте чикләнә. 

Юлны ябу схемасы ГАИ белән килешенгән. 

Машина йөртүчеләргә  вакытлыча куелган юл билгеләренә игътибарлы булырга, юлның ябык өлешен әйләнеп узарга киңәш ителә. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


даи кагыйдә юл транспорт билге гаи

Нет комментариев