Ярларыннан чыккан Челна елгасын нишләтәчәкләр?
Яңалыклар тасмасы

Ярларыннан чыккан Челна елгасын нишләтәчәкләр?

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев су басу куркынычын исәпкә алып, проект-документациягә үзгәрешләр кертергә кушты.

Чаллыда Челна елгасын чистарту һәм яр буен төзекләндерү проекты әзерләнә. Шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев су басу  куркынычын исәпкә алып, проект-документациягә үзгәрешләр кертергә кушыты.

– Чаллыда проблемалы тагын бер урын өстәлде. Ул Челна елгасы. 30 елга беренче тапкыр ул 2 метр югарылыкта ярларыннан чыкты. Киләсе елга һава торышы нинди булыр, кар күпме явыр беркем белми. 3 апрельдә «Притяжение» микрорайонын су басты. Шуны истә тотып, Челна елгасын чистарту проектына үзгәрешләр кертергә кирәк, - диде мэр.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев