Яшь ярымлык бала тәрәзәдән егылып төшкән
Яңалыклар тасмасы

Яшь ярымлык бала тәрәзәдән егылып төшкән

Ул москит челтәренә тотынган булган.

Кичә 41нче бистәдәге бер фатир тәрәзәсеннән 1,5 яшьлек бала егылып төшкән. Малай москит челтәренә тотынган булган... Челтәр аңа чыдамаган һәм бала егылган.  

Бәхеткә гаилә беренче катта яшәгән. Бала исән калган. Аның башында гемотома барлыкка килгән.

Малайны ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенә салганнар. 

Фаҗигага  китергән сәбәпләрне хокук саклау органнары хезмәткәрләре тикшерә. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


фаҗига бала егылып төшкән

Нет комментариев