Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшь кассирны рәнҗеттеләр

Теге ханым туктый белми... мэрга да барам ди, кулланучыларны яклау комитетына да, социаль челтәрләргә дә язмакчы.

Кайтышлый кибеткә кердем. Кешеләр эштән кайта торган вакыт. Кассалар янында чират тезелгән. Җитмәсә, өч кассаның икесе генә эшли. Әллә ни кирәк әйберем дә юк иде инде, ипи белән сөт алдым да кассага юнәлдем. Мин баскан кассага стажер кызны утыртканнар, бик куркып кына эшли, төймәләргә дә сак кына баса. Озак торырга туры килер әле. Телефонымны актара башладым. Алай вакыт тизрәк үтә. Инде килеп җитәргә дә озак калмаган иде, миннән чак кына алдарак торган ханым кычкырып җибәрде. «Нишләп бөтен кассалар да эшләми? Эштән арып кайтканда бала- чаганы утыртып куйгансыз!»

Аның сүзләрен чиратта торган тагын берничә кеше җөпләде. Кассир кыз тагын да каушап төште, әллә ялгыш басты – буталды. Өр-яңадан чутларга кирәк булды. Моның өчен кибет мөдирен чакырдылар. Андый чакларда кире санап, касса күрсәткечләрен кабат тикшерәләр икән. Ә теге ханым туктый белми. Мөдиргә ниләр генә әйтеп янамый, мэрга да барам ди, кулланучыларны яклау комитетына да, социаль челтәрләргә дә язмакчы. Мөдир ханым әйтеп карый, эшләргә кешеләр юк, хезмәткәрләребез чирли, ди. Кая ул ишетү, тәмам чыгырыннан чыкты. Шулчак ханым янына бер ир-ат килеп басты. «Назлыгөл, тукта инде, нишлисең соң син?» – диде. Ахырда ханым кәрҗинен ташлап чыгып китте. Минем артта торган егет үзалдына «Исеме матур икән» дип сөйләнеп куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев