Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшүсмерләр бил алышты

«Витязь» спорт комплексында 2011-2018 елгы яшүсмерләр арасында спорт мәктәбе беренчелегенә көрәш ярышлары үтте.

Чарада йөзләгән спортчы катнашты.

Спорт мәктәбенә килеп керү белән татарча музыка ишетелә. Түрдәрәк чәйләр кайнатып, кунакларны тәмле сый-нигъмәтләр белән каршы алалар. Спортчыларның да, әти-әниләрнең дә күңелләре күтәренке. Чын спорт бәйрәменә җыелганнар алар. 

Спорт чарасында Төньяк Кавказдагы контртеррористик операциядә катнашкан, озак еллар Таҗикстанда хезмәт иткән, соңыннан махсус хәрби операция зонасында булып, яраланып кайткан сержант Тимур Нусратов та булды. Ул үзенең СВО зонасында камалышта – минометлар астында калуларын, яралануын, хәрби дусларына булышуларын сөйләде. Тимур Эдуардович үз төркемнәренең дроннар камалышына эләгүләрен дә әйтеп үтте. Ул батырлык һәм Жуков медальләре белән бүләкләнгән. Хәрби яшь көрәшчеләргә дә батырлык үрнәге булуларын, куйган максатларына ирешүләрен, ныклык һәм чыдамлык теләде.

– Мин озак еллар 52нче мәктәптә көрәш буенча тренер булып эшләдем, чемпионнар әзерләдем. Хәзер эшләмим инде. Көрәш ярышларына барыбер киләм, күзәтеп торам. Көрәш яши, шуңа сөенәм. Кечкенә балалар да көрәшкә тартыла, көрәшчеләр күбәя. Чаллы көрәш федерациясе бик зур эшләр башкара. Айдар Илдусовичның көрәшне яратуы, спортчылар белән бер дулкында булуы сизелә. Балалар белән Илгиз Вагыйзович бик зур эш алып бара. Әле келәмдә барган көрәшне күзәтәм. Иң кечкенә авырлыкта көч сынашучы малайлар арасында да лидерлар күренә. Яшь булуларына карамастан, алар көрәш алымнарын оста үзләштергәннәр, – дип сөйләде Ринат Гайнетдинов.

 

Мин килгәндә көрәш ярышлары башланган иде инде. 2017-2018 елгы кечкенә малайларның бил алышуын күзәтәм. Нык бирелеп көрәшәләр, үзләрен күрсәтәселәре килә. Тренерлары Илнур Хәйбуллин янына барып, олыларча кул бирешеп алалар. Ул да, теләктәшлек белдереп, җилкәләреннән кагып куя. Читтәрәк зуррак малайлар бил алыша. Монда да ярыш кызганнан-кыза. Малайлар өчен җан атып торучылар да күп: «Әйдә-әйдә, булдырасың! Әйләнеп йөрмә, күтәреп сал!» кебек сүзләр ишетелә. 

– Көрәш белән икенче ел шөгыльләнәбез. Улым Сөләйман 29нчы гимназиядә укый. Көрәшкә тренировкаларга «Витязь»га тренер Илнур Нурисламовичка йөрибез. Шулай ук бассейнга да бирегә киләбез. Иң мөһиме: улыбызга барысы да ошый. Ниндидер олы җиңүләр турында сүз йөртергә иртәрәк, әмма даими тренировкалары, үз өстендә актив эшләве теләгән нәтиҗәләр алып килер дип ышанам. Уйлавымча, бала нәрсә белән булса да шөгыльләнергә тиеш. Сөләйман атаклы көрәшче була алмаса да, кечкенәдән алган күнекмәләре аңа алга таба ярдәм итәчәк. Көрәш бит ул характерны да формалаштыра. Мондый спорт чараларында катнаша алуыбыз да безгә шатлык китерә, – дип сөйләде Эльвира Шәрәпова. 

– Ирем, Чаллының «Җәмигъ» мәчете имамы Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтов, үзе дә элек көрәшеп йөргән. Безнең дүрт улыбыз да көрәш белән кызыксына. Олы улыбыз 29нчы гимназиянең 3нче сыйныфында укый, быел көрәш белән ныклап шөгыльләнә башлады. Үзенә бик ошый, яратып йөри. Калган өч малаебыз балалар бакчасына йөриләр. Алар да ярышларда катнашты, әтиләре дә алымнар өйрәтте. Инде берүк имгәнмәсеннәр. Көрәш – иң беренче чиратта рухны тәрбияли, ул тырыш булырга, максатларга туры һәм тугры барырга өйрәтә. Шуның белән үземә дә бу спорт төре бик якын. Ә инде улларыбызга ошый икән, бу инде икеләтә рәхәтлек китерә, – дип сөйләде Миләүшә Мөхәммәтова.

Бу көнне әти-әниләр балалары өчен әнә шулай җан атып торды. Соңыннан үз үлчәү категорияләрендә җиңүче яшүсмерләргә медальләр, грамоталар, акчалата премияләр тапшырылды.  

Спорт ярышларыннан күбрәк фотоларны моннан карый аласыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев