Яз ничек килә?
Яңалыклар тасмасы

Яз ничек килә?

Синоптиклар фаразы.

Җомга, 28 февраль, шимбә, 1 мартта төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә һава температурасы -10..-15 градус (аязганда -24 градуска кадәр), көндез -2..-8 градус тәшкил итә.

Якшәмбе, 2 мартта, республикада температура бераз күтәрелә: төнлә һәм иртән -8..-13 градус (аязганда -19 градуска кадәр), көндез -1..-6 градус булуы көтелә.

Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, 3 һәм 4 мартта, Татарстанда атмосфера процесслары үзгәрә башлый. Төньяк Атлантикадан антициклонга алмашка төрле интенсивлыктагы явым-төшем, буран һәм көчле җил белән циклоннар килә.  Бу көннәрдә төнлә һава температурасы -7..-12 градус (3 мартта аязганда -16 градуска кадәр), көндез -1..-6 градус тәшкил итәчәк.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы

Нет комментариев