Язгы каникуллар вакыты билгеле
Яңалыклар тасмасы

Язгы каникуллар вакыты билгеле

Иң озын чирек ахырына якынлашып килә.

Чаллы укучыларының иң озын чиректән соңгы яллары җиде көнгә сузылачак. Каникуллар быел 25 марттан алып 31 мартка хәтле булачак. 1 апрельдән дүртенче чирек башлана.

Ул майда бетә, аннары имтиханнар чорына старт бирелә. “Соңгы кыңгырау” бәйрәмен төбәкләрдә 24-25 майда уздыру турында карар кабул ителгән.  Җәйге каникуллар 1 июньнән 31 августка кадәр дәвам итәчәк.

Моңа кадәр без 2024 елда үтәчәк Бердәм дәүләт имтиханнары көннәре хакында хәбәр иткән идек. Мәгълүм булганча, быел сынауларның төп чоры 23 майдан -18 июньгә кадәр  планлаштырылган.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шәһәр тормышы

Нет комментариев