Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Идарә итү компаниясе директоры: «Бухгалтерларыбызга кадәр чыгып, кар көрәде»

«Энтузиаст» идарә итү компаниясе бүгенге көндә 30 йортка, 219 подъездга хезмәт күрсәтә.

Чаллының «Энтузиаст» идарә итү компаниясе хезмәткәрләре дә бу ялларда җиде кат тирләрен түгеп, урам һәм ишегалларын чистартты. Алар бүгенге көндә 30 йортка, 219 подъездга хезмәт күрсәтәләр. 

«Һәр көнне иртәдән кичкә кадәр 3 трактор һәм 28 урам җыештыручы квартал эчендәне, ишегалларындагы юлларны кардан арындыра. Әле шушы көннәрдә генә территориябездән унике КАМАЗ кар чыгардык. Бу эштән бер генә хезмәткәребез дә читтә калмый, хәтта бухгалтерларыбыз да исәп-хисапларын калдырып, урам чистартырга чыкты», – ди идарә итү компаниясе директоры Фәргать Минхәеров. 

Шәһәр буенча кайбер комплексларда кешеләрнең җыелып, урам җыештыручыларга булышулары да мәгълүм. Биредә исә андый хәлләр күзәтелмәгән. Киресенчә, чистарту эшенә тоткарлыклар тудыручылар булган. 

«Еш кына шәһәрдәшләр 2/17 йорты янында, мәктәп ишегалдына илтүче юлга машиналарын куялар, техникага эшләргә комачаулыйлар. Үтенечләребезгә бармак аша карамасыннар иде, без бит аларның уңайлыгы, иминлеге өчен тырышабыз. Тракторлар эшләгәндә ишегалларындагы машиналарны да алып торсалар яхшы булыр иде. Үзара аңлашып башкарганда эшнең сыйфаты да арта, нәтиҗәсе дә куандыра. Моны һәркайсыбыз исендә тотсын иде», – ди компания хезмәткәрләре.

Фото «Энтузиаст» идарә итү компаниясе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы