Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдан игезәк Гарифуллиналар: "Гади тормышта төрлечә киенәбез"

Мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көне кысаларында 8 июльдә Чаллыда «Игезәкләр парады» узачак. Быел ул Яшь Ленинчылар бульварында үтә.

– Ялларга кадәр «Игезәкләр парады»нда катнашырга 35 пар теләк белдергән иде. Ә барысы 80 пардан артык кеше катнашыр дип көтәбез. Бу искиткеч матур бәйрәм булачак. Игезәкләр башта үзләре белән таныштырачак. Аннары алар катнашында бәйгеләр оештырылачак, – дип сөйләде безгә «Орион» яшьләр үзәге белгече Татьяна Жиганова. 

Чарада иң кечкенә сабыйлар да, өлкән яшьтәге игезәкләр дә катнаша. 

Чаллыда яшәп иҗат итүче җырчылар Алинә һәм Динә Гарифуллиналар да быелгы парадта катнашырга җыеналар. Моңа кадәр дә ике тапкыр көчләрен сынаганнар инде. 

– Парадка бик күп кеше килә. Шәһәрдә шулкадәр күп игезәкләр булуына шаккатабыз. Алдагы бәйгеләрдә без гаилә дуэты буларак чыгыш ясадык, – дип сөйли Алинә Гарифуллина.

– Без һәрвакыт бер уй, бер план белән яшибез. Энергиябез икебезнеке дә бер. Гаиләдә дә, иҗатта да бертөсле без. Холыкларыбыз аз гына аерыла, әлбәттә. Беребез әйдәүче, икенчебез бераз салмак, ияреп баручы, – дип сүзгә кушыла Динә Гарифуллина.

Артист кешегә гади тормышта җиңел түгел, аны бөтен җирдә таныйлар, игътибар итәләр. Игезәкләр булгач бигрәк тә. 

– Гади тормышта без төрлечә киенергә тырышабыз. Ә сәхнәдә үзебезнең имиджны булдырыр өчен бертөрле киенергә, чәчләрне дә бертөсле ясатырга мәҗбүрбез, – ди Алинә Гарифуллина. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев