Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ике айга кичектерелгән сезон ноябрь ахырында ачыла

Чаллы татар драма театры "Туйга ике көн кала" пьесасы белән сезонны ачачак

Чаллы татар дәүләт драма театрында сезон ачылышын ике айга диярлек кичектерүләрен аңлаттылар.

Сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов сүзләренчә, репертуарны яңа сәхнәгә көйләү өчен күп вакыт китә.

«Безнең театрның күп кенә спектакльләре иске бинаның кечкенә сәхнәсенә көйләнгән иде. Яңа бинага күчкәч, безнең зур сәхнәбез һәм залыбыз булды, шуңа күрә күп кенә спектакльләрне үзгәртергә туры килә», — диде ул.

Театрның яңа бинасында беренче спектакль ноябрь ахырында куелачак. Ул Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куелган «Туйга ничә көн кала» музыкаль комедиясе булачак.

«Яңа бинада күрсәтелә торган беренче спектакль ныклап әзерләнгән булырга тиеш. Бу спектакль театр тарихына кереп калачак. Аның төерле коймак кебек булуын теләмибез», — диделәр театрда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр чаллы

2
X