Ике кеше һәлак булган
Яңалыклар тасмасы

Ике кеше һәлак булган

Фаҗига Раштуа бәйрәме көнендә булды.

Кичә кич Алабуга районында  юл-транспорт һәлакәте булды. М7 федераль трассасында Hyundai Solaris машинасын йөртүче каршы як полосага чыгып йөк машинасы белән бәрелешә һәм юл кырыена төшеп китә. 

Нәтиҗәдә җиңел машинаны йөртүче һәм пассажир һәлак була. Бу хакта ТР Прокуратурасы хәбәр итте.

Авария трассаның икенче километрында Ижевскига кергән җирдә була. Һәлакәттән соң Алабуга прокуратурасы тикшерү башлаган. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


югалту юл транспорт һәлакәте үлем-китем

Нет комментариев