Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ике җырчыдан кем тусын инде?

Зөлфия һәм Җәвит Шакировларның улы Искәндәр үзенә карата язылган "Син талантсыз!", "Элвин Грейның копиясе булырга тырышучы", "Әти-әнисе аркасында кыланып йөрүче" дигән сүзләргә җавап биреп, үзенең сәхнәгә ничек килүенә "Матбугат.ру"да аңлатма биргән.

"Бер генә интервьюда да мин үземне талант дип атамадым. Мин үзем өчен җырлыйм, җырларымны үзем өчен язам, йөрәгем кушканча иҗат итәм. Һәм берәүне дә үз җырларымны тыңларга мәҗбүр итмим. Ә минем җырларны тыңлаган кешеләргә рәхмәтлемен. Әти-әнием мине бер генә концертка да, бер генә чарага да "этеп" кертмәде. Мин моңа үзем ирештем, чөнки соңгы елларда бик тырышып эшләдем. Әгәр хыялыгызга ирешергә телисез икән, тотыгыз да эшләгез (җырчы бу урында "хреначьте" сүзен куллана - ред.), ә өегездә елап, көнләшүдән явыз комментлар язып утырмагыз. Әйе, күз алдыгызга китерегез, мин гадәти эштә эшләдем! Төзелештә кара эшче, официант, бармен, косметика сатучы, курьер да булдым. Шуңа күрә мине тормыш һәм хезмәт күрмәгән дип уйламагыз. Мин сезнең барыгызны да яратам. Сездән башка мин булмас идем. Сез - минем йөрәгемдә", - дип яза Искәндәр Шакиров.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X