Илсөя Бәдретдинова кайларда бушлай концерт куя?
Яңалыклар тасмасы

Илсөя Бәдретдинова кайларда бушлай концерт куя?

Популяр җырчы Сабантуйларда чыгыш ясый.

Тиздән республикабызда халкыбызның күркәм бәйрәме Сабантуйлар башланып китә. Әлеге бәйрәмнәрдә популяр артистлар да чыгыш ясый.

Татарстанның атказанаган артисты Илсөя Бәдретдинова 9 июньдә Балтач районы Чутай авылында (12-19 сәгатьтә), 10 июньдә Биектауда «Заказанье» паркында (19-20 сәгатьтә), 11 июньдә Яшел Үзәннең Үзәк мәйданында (13-14 сәгатьтә) , 12 июньдә Казанның «Чаша» гаилә үзәге янында (20-21 сәгатьтә), 17 июньдә Чаллының Яр буе паркы мәйданында (21-22 сәгатьтә), 18 июньдә Пермь өлкәсе Барда районы Удик авылында (10-18 сәгатьтә) , 8 июль Мамадыш районы Югары Кыерлы авылында (12-18 сәгатьтә), 26 августта Җәлил поселогында (19-21 сәгатьтә) чыгыш ясый
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сабан туе артистлар концерт тамаша шоу Илсөя Бәдретдинова Фирдүс Тямаев Хәния Фәрхи Әнвәр Нургалиев Ился Бәдретдинова

Нет комментариев