Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Илсур Метшин: «Мәктәп ашханәләрендә чипсы булмаячак»

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казанга визиты вакытында мәктәп ашханәләрендә балаларны тукландыруның сыйфатына югары бәя биргән иде.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә башкала мэры Илсур Метшин шул очракны хәтергә төшерде. Казанда беренче этапта 36 мәктәпнең ашханәсе капиталь төзекләндерелде, әлеге чараларга шәһәр бюджетыннан 170 миллион сум, шулай ук «Казан шәһәре азык-төлек һәм социаль тукландыру департаменты» акционерлык җәмгыятеннән 19,4 миллион сум тотылды.

– Мәктәп тукландыруы – стратегик бурыч, – дип башлады үзенең кереш сүзен мэр Илсур Метшин. – Ун ел элек мәктәп ашханәләрен төзекләндерүгә, аш-су әзерләү җиһазларын яңартуга керештек. Татарстан Президенты ярдәмендә, бу юнәлештә эш дәвам итә. Хәтта бай илләр мәктәпләрдә балаларны чипсы белән дә тукландыра. Безгә мондый юл кирәкми, мәктәп ашханәләрендә зарарлы ризыклар булырга тиеш түгел. Азык сыйфатына нык игътибар зарур.

«Казан шәһәре азык-төлек һәм социаль тукландыру департаменты» җәмгыяте генераль директоры Рима Мөхәммәтшина да үзенең докладында сыйфатка таләп катгый булганлыгын әйтте.

– Ризык әзерләү өчен елына 36 мең тонна чимал сатып алабыз. Чималның 80 процентын Татарстан предприятиеләре тәэмин итә. Ит, сөт, икмәк һәм яшелчәләр – Татарстанныкы. Ата-аналар да мәктәп ашханәләрендәге ризыкларның сыйфатын тикшерергә хокуклы. Рәхим итеп, балаларының нинди ризыклар белән туклануын карасыннар, – диде Рима Мөхәммәтшина.

Департамент 541 балалар бакчасына, 238 мәктәпкә, 9 сәламәтлек саклау учреждениесенә ризык әзерләп җибәрә.
Мәктәп ашханәләрендә балаларга тавык шулпасы, щи, рассольник, тавык ите, кәтлит бирелә. Гәрчә файдалы булса да, балалар балыкны һәм балык котлетын яратмыйлар икән. Шунлыктан, балалардан һәм ата-аналардан «Мәктәп ашханәсендә нинди ризыклар күрергә телисез?» дигән сораштыру да үткәрелгән. Тәкъдимнәр исәпкә алынган. Быелның 1 сентябреннән Казан мәктәпләре ашханәләренә Роспотребнадзор белән килештерелгән 45 сумлык азык төре кертелә. Шул бәягә кайнар аш яки «второй» алып була.

– Казанда 2012 елдан башлап 27 мәктәп ашханәсе «Мәктәп рестораны» дәрәҗәсендә төзекләндерелде. Залга яңа җиһазлар урнаштырылды, аш-су әзерләү җиһазлары һәм савыт-саба яңартылды, тәрәзәләргә матур челтәрләр эленде. Капиталь ремонттан соң, тагын 38 мәгариф учреждениесендә «Мәктәп рестораны» ачыла. «Весна» торак комплексында һәм Гареев урамында төзелгән яңа мәктәпләрдә дә укучыларга «Мәктәп рестораны» хезмәт күрсәтәчәк. Үзгәртеп төзекләндерүләр нәтиҗәсендә, мәктәп ашханәләрендә өстәмә 1544 урын барлыкка китерелде, – диде Рима Мөхәммәтшина.

Мэр Илсур Метшин үзенең фикерләре белән уртаклашканда, мәктәп ашханәләрен киңәйтүнең җитди мәсьәлә булганлыгын искәртте. Башкаладагы 12 мәктәп ашханәсендә урыннар җитми. Аларда киләсе җәйдә янкормалар төзү планлаштырылган.
– Казан мәктәпләрендә хәзер 137 мең укучы, ә 2025 елга укучылар саны 182 мең булачак, – диде мэр Илсур Метшин.
Департамент үзенең хисабына «Мәктәп рестораны»н мәгариф учреждениесенең эшчәнлек юнәлеше темасына карап бизи.

Мәсәлән, 93нче мәктәп – рус мәдәнияте үзәге. Шунлыктан, бу ашханә рус милли төсмерләре белән бизәлә, 48 нче мәктәп ашханәсе диварларына татар милли бизәкләре төшерелә.
– Казанда 1958 елда салынган 114 нче мәктәптә совет архитектурасы элементлары сакланып калдырыла, – диде Рима Мөхәммәтшина.

Башкала мәктәпләре ашханәләре аш-су әзерләүчеләр белән 84 процентка гына тәэмин ителгән. Урицкий исемендәге паркта, «Крылья Советов» паркында, шулай ук Вахитов һәм Идел буе районнары паркларында 24 августта мәктәп ашханәләренә кадрлар туплау максатында, ваканцияләр ярминкәләре үткәрелә.
– Казанда 2012 елдан башлап 27 мәктәп ашханәсе «Мәктәп рестораны» дәрәҗәсендә төзекләндерелде. Залга яңа җиһазлар урнаштырылды, аш-су әзерләү җиһазлары һәм савыт-саба яңартылды, тәрәзәләргә матур челтәрләр эленде. Капиталь ремонттан соң, тагын 38 мәгариф учреждениесендә «Мәктәп рестораны» ачыла. «Весна» торак комплексында һәм Гареев урамында төзелгән яңа мәктәпләрдә дә укучыларга «Мәктәп рестораны» хезмәт күрсәтәчәк. Үзгәртеп төзекләндерүләр нәтиҗәсендә, мәктәп ашханәләрендә өстәмә 1544 урын барлыкка китерелде, – диде Рима Мөхәммәтшина.

Мэр Илсур Метшин үзенең фикерләре белән уртаклашканда, мәктәп ашханәләрен киңәйтүнең җитди мәсьәлә булганлыгын искәртте. Башкаладагы 12 мәктәп ашханәсендә урыннар җитми. Аларда киләсе җәйдә янкормалар төзү планлаштырылган.
– Казан мәктәпләрендә хәзер 137 мең укучы, ә 2025 елга укучылар саны 182 мең булачак, – диде мэр Илсур Метшин.
Департамент үзенең хисабына «Мәктәп рестораны»н мәгариф учреждениесенең эшчәнлек юнәлеше темасына карап бизи. Мәсәлән, 93нче мәктәп – рус мәдәнияте үзәге. Шунлыктан, бу ашханә рус милли төсмерләре белән бизәлә, 48нче мәктәп ашханәсе диварларына татар милли бизәкләре төшерелә.
– Казанда 1958 елда салынган 114нче мәктәптә совет архитектурасы элементлары сакланып калдырыла, – диде Рима Мөхәммәтшина.

Башкала мәктәпләре ашханәләре аш-су әзерләүчеләр белән 84 процентка гына тәэмин ителгән. Урицкий исемендәге паркта, «Крылья Советов» паркында, шулай ук Вахитов һәм Идел буе районнары паркларында 24 августта мәктәп ашханәләренә кадрлар туплау максатында, вакансияләр ярминкәләре үткәрелә.

 

http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/ilsur-metshin-mktp-ashkhanlrend-chipsy-bulmayachak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев