Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Илсөя Бәдретдинова: «Минем турында судлашып йөрерлек гайбәт таратканнар»

Илсөя Бәдретдинова (җырчы): «Безнең татар халкының фантазиясе көчле... Аллага шөкер, гайбәтсез торганым юк. Татарстанда, Башкортстанда мин йоклап карамаган ир-ат артистлар юк инде, кеше сүзе буенча

Әле күптән түгел барысын да сугып ега торган бер сүз таралды: имеш, администраторым Гүзәл белән минем арада мәхәббәт икән! Башка сыймаслык... Аннан судлашып йөрерлек гайбәтләр дә бар: Татарстанда билгеле бер официаль мәгълүмати сайт мине иң күп пластик операцияләр ясаткан татар артистлары рейтингына урнаштырган. Мин бу гайбәтне, гади дәүләт сырхауханәсеннән белешмә алып күрсәтеп кенә дә кире кага алам. Мөнәсәбәтләр ачыклап йөрергә вакытым гына юк... Гайбәтне сөйләп кенә калмыйлар, язалар да. Миңа гына язсалар бер хәл, улым Нариманга да язалар! «И балакаем, атаң шундый булды, анаң шундый... Син яхшы кеше булып калырга тырыш инде, без синең белән!» дип язып куйган берәү. Андыйлардан шуны гына сорыйсым килә: хәзер Нариманның әтисе юк, теләсә нәрсә сөйләп инде миннән дә биздерсәләр, үзләренә асрамага алырга риза булырлармы икән аны?»

 

Альбина БӘШИРОВА

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев