Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Имамнар ГТО нормалары тапшыра

“Татар-информ” агентлыгы хәбәр итүенчә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте ГТО нормаларын тапшыруны оештырачак.

Бу хакта Казанның IT-паркында футбол буенча дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр иткән.
Мөфти сүзләренә караганда, бу чара 26-27 июньдә Чистайда узачак.
“Барлыгы 100дән артык кеше катнашуы көтелә. Hайоннарның төп имам-мөхтәсибләрен, ярдәмчеләрен чакырдык. Vөфтият аппаратыннан да вәкилләр булачак. Без имамнарның яхшы формада булуын телибез. Быел бик үк яхшы нәтиҗәләр күрсәтмәсәләр дә, киләсе елда “миңа шулкадәр яшь, шулкадәр тартылырга кирәк икән” - дип нәтиҗә ясарлар. Быел тапшыра алмаучыларга, димәк, азрак ашарга кирәк”, - дигән Камил хәзрәт Сәмигуллин

 

http://kiziltan.ru/iman/12183-imamnar-gto-normalary-tapshyra.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев