Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Инфекционист: » Бу атна шашлык пешереп, табигатьтә утыру өчен түгел!»

Коронавирус аркасында бирелгән эшләми торган атна шашлык пешереп, табигатьтә утыру өчен түгел. Моны әле һаман да аңламаучылар бар. Өйдә утыруның әһәмияте һәм мәгънәсе барлыгы турында Казан дәүләт медицина университетының балалар йогышлы авырулары кафедрасы доценты, инфекционист Халит Хәертдинов та әйтте.

Инфекция һава-тын юллары аша тарала. Якын-тирәдә кеше булса, әйтик, 1 метр, метр ярым аралыкта, инфекция тарала. Бина эчендә бу таралу ихтималы зуррак, әлбәттә. Ләкин урамда да куркыныч кала бирә. Бигрәк тә халык күпләп җыела торган җәмәгать урыннарында, − дип аңлатты  белгеч. – Шуңа да өйдә утырырга тәкъдим итәләр бит. Өй эчендә, гаилә әгъзалары янында, алар сау-сәламәт булганда, вирус таралмас.


Халит Хәертдинов олы яшьтәгеләргә аеруча игътибарлы булырга өндәде. “Өлкәннәр риск төркеменә керә, чөнки аларның төрле хроник чирләре бар, иммунитет та бик нык түгел, кан басымы, диабет, дисеңме… Алар арасында вирус тизрәк һәм авыр формада тарала. Кытай, Европа илләрендә дә үлүчеләрне карасак, өлкән буын яшьтәге кешеләр күп”, − диде ул.


Кытай исә вирусны җиңүгә таба бара. Аларның моңа ничек ирешүе турында артык уйларга да кирәкми: күрсәтмәләрне, таләпләрне үтәп, дисциплинаны саклап калу чирнең таралуын киметте. Халит Хәертдинов та шуны искә төшерде.


− Кагыйдәләрне төгәл үтәү, урамга чыкмау, кырыс тәртипләр бәрабәренә җиңделәр дә. Дезинфекция чаралары булышты, − диде белгеч.
Вирус кызу температурада яши алмый, шуңа күрә, ул урамдагы җылы һава шартларында да юк, дип уйлаучылар бар. Моңа ышаныргамы?


− Күреп торабыз: Италиядә дә җылы, Америкада да, Европа илләрендә дә. Әмма моңа карап кына авырулар азракмы? Коронавирус белән чирләүчеләр саны анда бик күп бит. Шуңа да болай фикер йөртү дөреслеккә туры килми, минемчә. Температура вирусны үтерә икән дип ялгышмыйк. 50 градус була икән, әле уйларга мөмкин. Әмма +12-15ле һава шартлары вируска бернинди зыян китерми, − дип сөйләде Халит Хәертдинов.

 

 

Чыганак: Ватаным Татарстан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев