Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналарга 13 мең сум түләделәр

Бу хакта Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге хәбәр итте.

Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге 2024 елда инвалид балалары булган ата-аналарга ял көне өчен өстәмә 13 мең акча түләде. Бу максатка барлыгы 66,4 млн сумнан артык акча юнәлтелде. 

Айга дүрт көн тәшкил иткән мондый мини-отпуск ата-аналарга, опекуннарга һәм попечительләргә  вакытларын инвалид балаларына багышлый алсын өчен бирелә.
Яллар алу өчен иң элек эш белән тәэмин итүчегә гариза язып тапшырырга кирәк. Көннәрне рәттән алырга яисә төрле даталар буенча алырга мөмкин. Файдаланылмаган ташламалы көннәр киләсе айга күчерелми.

"Узган елның сентябреннән ял көннәрен уңайлы форматта кулланып була. Ата-аналарның файдаланылмаган ял көннәрен туплап, 24 көнгә кадәр дәвамлылыкта ял алу һәм ул көннәрне бала карауга багышлау мөмкинлеге бар", - дип ачыклык кертте ТР Социаль фонд идарәсе җитәкчесе Эдуард Вафин.

 Игътибар! Яллар датасын эш бирүче белән килештерергә һәм тиешле гаризаны кадрлар бүлегенә бирергә кирәк.

Өстәмә мәгълүматны Россия Социаль фонды Бердәм контакт-үзәгенең 8 800 1-00000-1 телефоны буенча алырга мөмкин (шалтырату бушлай).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев