Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Инзилә Сәлимова: «Театр артисты да була алыр идем»

Чаллы җырчысы «Йолдызлы мизгел» тапшыруына кунакка килде.

«Йолдызлы мизгел» проектына кунакка шәһәрдәшебез, тамашачылар мәхәббәтен моңлы тавышы белән генә түгел, күркәм тыйнаклагы белән дә яулаган Инзилә Сәлимова килде. «ВКонтакте» төркемендә туры эфирда барган әңгәмәнең иң кызыклы мизгелләре белән газета укучыларыбызны да таныштырабыз. 

– Яңалыкларың белән уртаклаш әле, Инзилә.
– Яңа җырым чыкты, тамашачылар да яратты. Ул «Алда әле» дип атала. Аны шәһәрдәшебез Ринас Әхмәтов заказга язып бирде. Сүзләре шагыйрә Гөлфия апа Шакированыкы. Эчтәлеге миңа гына кагыла торган дияр идем. Тик тыңласаң, һәрберебезнең күңеленә тия аның сүзләре. Кешенең язмышын өч куплетта да бирергә була икән. 

– Ринат Гобәйдуллинны еш искә төшерәсезме?
– Мин 1995 елда Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжын тәмамлап Чаллыга кайттым. Кунакта идем, тәрәзәдән музыка ишетелә. Барсам, Виталий Агапов җыр студиясе концерт куя икән. Бергә укыган дустым Дәниф Шәрәфетдинов та шунда. Мине дә алмаслармы дип сорадым. Монда состав тулы, «КАМАЗ»  мәдәният сараена, «Сердәш» ансамблена бар әле, диде. Дәнифкә  рәхмәтлемен. Бардым. Ринат абый Гобәйдуллин тыңлады да алды, аңа мең рәхмәт! Икенче атнага ук Ютазы якларына гастрольгә чыгып та киттек – күлмәк тә юк, туфли дә. Юл уңаеннан базарга кереп мин күлмәк, Резидә Шәрәфиева үзенә туфли алды. Авыллар буйлап йөрдек, бу минем өчен зур сәхнә иде. Тормыш юлымда шундый кешеләр очравы белән мин бәхетле.

– Кызларың турында да сөйлә әле.
– Ике кызыбыз бар. Олысы Сөмбелгә 22 яшь, бәләкәе Гүзәлгә 18. 2024 ел кәбисә ел дисәләр дә, андый ырымга карамадым. Кисәк кенә «Әнкәй, без язылышабыз» дигәч ризалаштым – кызымны кияүгә бирдек. Мәҗлесләрдә котлап, җырлап йөргәндә минем дә кодагый булу хисләрен тоясым килә иде. Ул чагында балалар әле бәләкәй иде. Менә ул көн килеп тә җитте. Авылдан әткәй-әнкәй дә килде. Әткәйгә 83, әнкәйгә 76 яшь. Үзебезнекеләр генә җыелып, туйны җыйнак кына үткәрдек. Кодагый булып утыру шундый рәхәт икән, аңлатып бетерерлек түгел.

– Балаларда җырга омтылу сизеләме? 
– Олысы рәсем сәнгате буенча укыды, хәзер сату эшендә. Ике кибете бар. Бәләкәенең тавышы әйбәт, сөбханалла. Әллә җыр өлкәсенә китәрме дигән идем, сәхнәне мавыгу итеп кенә калдырды. Хәтеремдә, Гүзәл үскәндә эштән кайтканда өйгә керә алмый идем, чөнки кызым эчтән бикләнә дә бар көченә музыка куеп, кушылып җырлый. Инглизчә дә, татарча да. Әлфинә Әзһәмова, Илмира Нәгыймова җырларын ярата иде. Каты шакысам, күршеләрдән уңайсыз. Ярар, туйганчы җырласын дип, ишек төбендә көтеп тора идем.

 – Пешеренергә яратасыңмы?
– Эштән кайтканда булганын гына җылытып ашыйсы килә, ә бераздан икенче сулыш ачылгандай була. Пешеренәм. Камыр куеп, төнге 11ләрдә сыйланганыбыз бар. Әзерләргә дә, тәмле ашарга да яратам.

– Кемнәр белән хезмәттәшлек итәсең?
– «Эврика» мәдәният үзәгендә Гөлдания апа Хәйруллина белән эшлибез, аннан үрнәк алам. Флүрә Талипова, Фәрит Әхмәтов бар, Диана Усачева, Алина Кәбирова кебек яшьләр килде.

– Инзилә, син башка артистлардан тыйнаклыгың, сабырлыгың белән аерылып торасың. Бу сыйфатлар сиңа кемнән күчкән?
– Әнкәй шундый. Ул ике бием белән яшәгән. Берсе – әтиемнең әнисе, икенчесе – аның кияүгә чыкмаган апасы. Икесен дә тәрбияләп, бәхиллекләрен алып бакыйлыкка озатты. Әнкәй эштә дә бик сабыр булган, гомер буе сыер сауган. 
Элек әйбер алыр өчен талон бирәләр иде. Преседатель өләшә икән шулай, әнинекен кулыннан тартып алганнар. Боегып кына утырганда рәис: «Нәрсә, Фәнүзә апа, сиңа бер әйбер дә кирәкмимени?» – дип сораган. «Булса алырмын», – дигән әни сабыр гына. Шуннан соң өч талон тоттырган үзенә! Трактор арбасына коверлар, кер юу машинасы, диваннар төяп кайтып кермәсенме бервакыт әнкәй?! Сабыр иткән морадына ирешкән шул инде.

– Син театр артисты булып китсәң дә уңышка ирешкән булыр идең, әйеме?
– Безнең авылда клуб мөдире Гәүһәрия апа скетчлар куя иде. Мин анда башлангычта ук катнаша башладым – төрле рольләр башкардым. Кайдадыр чыгыш ясарга баргач, бер артист әйтте: «Без анда бер китап чаклы сүз ятлыйбыз, шуны истә калдыра алсаң, эшли аласың», – диде. Мин инде курка калдым – биш куплетлы шигырьне дә ятлый алмаган килеш андый зур сценарийны ничек истә калдырырмын, дидем. Ә бит, югыйсә, мин булдырыр идем. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев