Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Йөк машиналары йөртүчеләргә штраф күләме артачак

Катгый чаралар күреләчәк.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә йөк машиналары йөртүчеләрнең кагыйдәләрне бозуын тәнкыйтьләп, транпорт компанияләре эшчәнлеген контрольгә алырга кушкан иде. 

10-16 июльдә шәһәрнең дәүләт автоинспекция хезмәткәрләре рейд үткәрделәр. Нәтиҗәдә, юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен бозган 300дән артык йөк машинасы йөртүче тоткарланган. Аларның күбесе йөкның авырлыгын контрольдә тотмаган, өчесе исерек килеш руль артына утырган. 

«Узган елның шул чорында йөк машиналары йөртүчеләр аркасында 7,  быел 13 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 22 кеше яраланган.  Ә җиңел машина йөртүчеләр арасында аварияләр кимегән. Узган елның 6 аенда 147, быел 134 очрак. Бу аварияләрдә 164 кеше яраланган 4 кеше үлгән», – диде Радий Кадиков. 
«Йөк машиналары йөртүчеләр шәһәр үзәгенә төшке ашка йөриләр, үзәк урамнарда машиналарын калдыралар. Моның өстенә исерек килеш руль артына утыралар.  Спиртлы эчемлекләр кулланып, 40-50 тонналы машина руле артына утырып әллә ниләр китереп  чыгарга мөмкин. Рейс та, тормыш та бетә», – дип кисәтте башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов. 

Радий Кадиков юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган шоферлар эшли торган фирмаларга штраф түләтеләчәген әйтте. Ул юридик затларга 300 мең сум, җитәкчеләргә 25 мең сум тәшкил итә. 

«Шәһәр юллары төзекләндерелә. Йөк машиналары ком, гравийны өстен япмыйча ташый. Алар узгач асфальт бозыла, колеяләр барлыкка килә. Йөк машиналары рөхсәт ителгән юлларда, гамәлдәге кагыйдәләр нигезендә йөрергә тиеш. Без ике атна профилактика чаралары үткәрдек. Моннан соң катгый чаралар күреләчәк», – диде ул транспорт компанияләре җитәкчеләренә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: даи кагыйдә юл транспорт билге гаи штраф йөк машианалары