Ир-ат подъезд төбендә  егылып үлгән
Яңалыклар тасмасы

Ир-ат подъезд төбендә егылып үлгән

Аңа 42 яшь булган.

ГЭС бистәсенең 7/10 йорты яныннан узып баручы кичә төнге сәгать унбердә подъезд төбендә үлгән ир-ат гәүдәсен күрә һәм ашыгыч ярдәм чакыра. 

Табиблар ир-атның ике сәгать элек үлгәнен раслыйлар.

Якынча мәгълүматлар буенча 42 яшьлек ир-атның яңа шәһәрнең 45нче бистәсендә яшәве билгеле. Әлегә аның үлем сәбәпләре ачыкланмаган. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


иминлек сак фаҗига үлем-китем

Нет комментариев